Казан университеты укытучыларны һәм студентларны «Әгъзамов укулары»на чакыра
(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). 15 февральдә Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап конференция оештырыла. Конференциянең мат...
(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ"). 15 февральдә Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап конференция оештырыла. Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак. Бу турыда "Мәгариф"журналы, татар журналистикасы кафедрасына сылтама белән, хәбәр итә.
Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга мөмкин.
Журналда хәбәр ителгәнчә, «Әгъзамов укулары»нда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булачак:
–Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;
–Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;
–Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;
–Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;
– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;
–Милли газета-журналларяңа үсеш модельләрен эзләү юлында;
–Чит илләрнеңмедиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;
–Журналистларны укытуга яңача карашлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк