Логотип
Хәбәрләр

Казанда 13 нче тапкыр «Сандугач-Соловей» бәйгесе үтәчәк

Профессор, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганееваның «Сандугач-Соловей» XIII Халыкара вокалистлар бәйгесенә багышланган пресс-конференциядә Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, җырчы, Татарстанных халык артисты Алинә Шәрипҗанова катнашты.

Винера Ганеева әлеге бәйгенең башка бәйгеләрдән аермалы булуын ассызыклады. Аның әйтүенчә, «Сандугач-Соловей» бәйгесендә чикләүләр юк, катнашырга теләгән һәркем гариза җибәрә ала. Башаручыларны вокал, костюм, җырның яшькә туры килүе буенча да бәялиләр. Гаризаларны 2026 нчы елның 27 нче февраленә кадәр җибәрергә була. Бәйге үткәрелү көннәре: 28 февраль, 1 март Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залы. 

Яшь категорияләре 

Үзешчәннәр: 

6 яшькә кадәр 

7-9 яшь 

10-12 яшь 

13-15 яшь. 

Профессионаллар: 

16-18 яшь 

19-23 яшь 

24 яшь һәм аннан өлкәннәр. 

Бәйгенең номинацияләре: 

Академик вокал.

Соло, дуэт, вокаль ансамбль.

Халык җыры. 

Соло, дуэт, вокаль ансамбль. 

Эстрада җыры.

Соло, дуэт, вокаль ансамбль.

«Остаз һәм укучы». 

 

Бәйге турында тулырак Казан дәүләт мәдәният институты сайты һәм социаль челтәрләрендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021