Казанда 2018 елга түләүсез муниципаль парковкаларның эш режимы билгеләнде
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Казанда 2018 елга түләүсез муниципаль парковкаларның эш режимы билгеләнде. 2018 елның 12 гыйнварыннан 110 номерлы карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Доку...
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Казанда 2018 елга түләүсез муниципаль парковкаларның эш режимы билгеләнде. 2018 елның 12 гыйнварыннан 110 номерлы карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды.
Парковкалар белән түбәндәге көннәрдә бушлай файдаланырга мөмкин:
23 февраль,
8-10 март,
30 апрель,
1-2 май,
9 май,
11-12 июнь,
30 август,
3-6 ноябрь,
31 декабрь,
Ураза бәйрәме,
Корбан бәйрәме.
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру вакытына туры килгән көннәр Татарстан Республикасы Президенты Карары белән билгеләнә.
Искәртергә кирәк, гадәти көннәрдә бер парковка урынының бәясе 30 сумнан 70 сумга кадәр тәшкил итә. Муниципаль парковкалар эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Төнге сәгатьләрдә (21.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) транспорт чараларын парковкаларда калдырган өчен түләү алынмый. Парковалар урнашу схемасы “Казан паркингы” сайтында бирелгән.
Түләүле муниципаль парковкаларда транспорт чарасын калдырган өчен түләмәү өчен ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.16 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган, штраф күләме 2500 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк