Логотип
Хәбәрләр

Казанда 35 шәхси хуҗалык су астында калган

Ташу Салмачы бистәсенең Әтнә һәм Камышлы урамнарына кадәр килеп җиткән (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Казанда берьюлы 35 шәхси хуҗалык су астында калган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Г...

Ташу Салмачы бистәсенең Әтнә һәм Камышлы урамнарына кадәр килеп җиткән

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Казанда берьюлы 35 шәхси хуҗалык су астында калган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Салмачы бистәсенең Әтнә һәм Камышлы урамнары су астында калган. Анда су биеклеге 30 сантиметрга кадәр җитә.

Буа, Азнакай һәм Норлат районнарының кече сулы елгалары аша салынган күперләрне дә су баскан.

Кәче торак пунктына илтә торган грунт юл шулай ук су астында калган.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021