Логотип
Хәбәрләр

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча спектакльләр декадасы була

8-11 ноябрьдә Казанда татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Бу турыда Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Декадада Хакасия милли театры...

8-11 ноябрьдә Казанда татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы була. Бу турыда Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декадада Хакасия милли театры һәм Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән татар театрлары катнаша. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, шулай ук, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күрсәтеләчәк. Декада Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысасында үтә.

8 ноябрь 15.00, «Кар астында кайнар чишмә»,Әлмәт татар дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Кече залында уйнала.

8 ноябрь 18.30, «Өч аршын җир», А.М. Топанова исемендәге Хакас милли театры. К.Тинчурин театрында уйнала.

8 ноябрь 19.00, «Оҗмах капкасы», Әлмәт татар дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Зур залында уйнала.

9 ноябрь 17.00, «Өч аршын җир», Яр Чаллы дәүләт татар драма театры. Г.Камал театрының Кече залында уйнала.

9 ноябрь 19.00, «Югалган көн», Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Зур залында уйнала.

10 ноябрь 17.00, «Ефәк баулы был-был кош», К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры. К.Тинчурин театрында уйнала.

11 ноябрь 15.00, «Яра», Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры. Г.Камал театрының Кече залында уйнала.

11 ноябрь 18.00, «Әтәч менгән читәнгә», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Акадмия театры. Г.Камал театрының Зур залында уйнала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/07/171096/

 

Татар-Информ

Фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк