Казанда Ф. Шаляпин исемендәге фестиваль кысаларында «Сөембикә» операсы күрсәтеләчәк
30 гыйнвар – 22 февраль көннәрендә Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф. Шаляпин исемендәге 40 нчы Халыкара опера фестивале үтә.
30 гыйнвар – 22 февраль көннәрендә Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Ф. Шаляпин исемендәге 40 нчы Халыкара опера фестивале үтә.
Фестиваль афишасына 11 спектакль кергән.
Фестивальне Дж. Пуччининың «Тоска» операсы премьерасы ачып җибәрде. Спектакльнең музыкаль җитәкчесе – Ренат Салаватов, режиссер Юрий Александров, куючы рәссам Вячеслав Окунев. Премьера ике көн рәттән төрле артистлар катнашында күрсәтелде.
Фестивальне театр репертуарының тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Пиковая дама» (П. Чайковский), «Травиата», «Аида» (Дж. Верди), «Севильский цирюльник» (Дж. Россини) әсәрләре дәвам итте. 15 февральдә М. Мусоргскийның «Борис Годунов» операсы күрсәтелде. Р. Леонкаваллоның «Паяцы» премьерасы фестивальдә 11 һәм 12 февраль көннәрендә куелды. Ике куелышта да төп партияләрне чакырылган артистлар башкарды.
Фестивальнең милли репертуарын Р. Ахиярованың «Сөембикә» операсы тәкъдим итәчәк. 21-22 февраль көннәрендә Казан тамашачысы халкыбызның милли мирасын баеткан легендар «Сөембикә» операсын янәдән карый алачак.
Ф. Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале ул – опера сәнгатенең иң өлкән һәм масштаблы фестивальләренең берсе. Фестивальгә 1982 елда нигез салына, 1991 елдан алып ул халыкара дәрәҗәсендә үтә. Опера сәнгатенең гаҗәеп сәнгати яңгырашы, матурлыгы һәм бөеклеге Шаляпин фестивалендә чагылыш таба. Программада М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрының үз спектакльләре тәкъдим ителә. Төп партияләрне Россиянең һәм дөньяның иң танылган солистлары башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк