Казанда "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә тикшерү бара

(Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казанның Совет районындагы "ГоркиПарк" сәүдә үзәгендә тикшерү бара. Билгеле булганча, Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Генераль Прокуратура барлык төбәкләрдә сәүдә үзәкләрдә тикшерү үткәрүне йөкләде.

Совет районы прокуроры ярдәмчесе Татьяна Рудницкая, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре сәүдә үзәгендә эвакуация чыгу юлларын тикшерде. Сәүдә үзәге җитәкчесе - "Юнайт-Девелопмент" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Валентина Сахабеева гражданнар өчен барлыгы 8 эвакуация ишеге эшләвен әйтте. Аларның автоматик рәвештә эшләвен тикшерү өчен, үзәктә өйрәнү тревогасы турында игълан ителде. Системада өзеклек килеп чыгып, ишекләр ачылмаган очракта, ишек кырыендагы төймәгә басарга мөмкин.

Эвакуация юлларын карап чыккач, прокуратура хезмәткәре үзәкнең эше буенча документларны тикшерүгә кереште. Татьяна Рудницкая Совет районында 7-8 ләп сәүдә үзәге тикшереләчәген әйтте.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
995
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
183
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
576
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
596
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
569
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1065
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы