Логотип
Хәбәрләр

Казанда Ирина Алферовага милли бизәкле муенса бүләк иттеләр

Танылган киноактриса Казан кинофестивалендә катнаша.   (Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россия кинематографиясенең танылган актрисасы Ирина Алферова иҗади очрашудагы чыгышы...

Танылган киноактриса Казан кинофестивалендә катнаша.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Россия кинематографиясенең танылган актрисасы Ирина Алферова иҗади очрашудагы чыгышын Александр Абдуловны искә алудан башлады. Иҗади очрашу Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үткәрелде. Быел фестиваль фильмнары һәм төп чаралары "Ривьера" комплексы кинотеатры залларында үтә.

Очрашу актрисаның чыгышыннан һәм ул катнашкан фильмнарның кадрларыннан төзелгән иде. Иң элек Александр Серовның Ирина Алферова белән төшерелгән клибы күрсәтелде.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова актрисага милли бизәкле муенса бүләк итте.

Миләүшә Айтуганова актрисаның теләсә нинди сорауларга җавап бирергә әзерлеге турында әйтсә дә, тамашачыга һәм журналистларга сорау бирү өчен вакыт каралмаган - очрашу өчен вакыт аз билгеләнгән иде.

Ирина Алферова үзе белән сәхнәдә һәм кинода уйнаган актерларны искә алды. Евстегнеев, Абдулов, Янковскийлар турында сөйләде. Хәзер аларны алыштыра алган актерлар булмавын әйтте. Ул Абдуловның театрны кинога караганда күбрәк яраткан булуына басым ясады, аның гаҗәеп энергетикасы турында сокланып сөйләде.

  • Бүген "Пирамида" күңел ачу залында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы була. 17.00 сәгатьтә Ирина Алферова фестивальнең башка кунаклары белән бергә кызыл келәмнән узачак һәм фестиваль ачылу тантанасында катнашачак.
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 
  • татар-информ
  • Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/04/170906/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк