Казанда Ленин ис. мәдәният сараенда беренче муниципаль кинотеатр ачылачак
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). Якын арада Казанда Соцгород мәдәният йортын һәм “Московский” мәдәният һәм спорт үзәген җиһазландыру эшләре тәмамлана. Аларда капиталь төзекләндерү э...
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). Якын арада Казанда Соцгород мәдәният йортын һәм “Московский” мәдәният һәм спорт үзәген җиһазландыру эшләре тәмамлана. Аларда капиталь төзекләндерү эшләре узган ел башланган иде. “Шуннан соң алар тулы көченә эшләячәк. Соцгород һәм Мәскәү районында яшәүчеләр аерманы сизәр, дип уйлыйм”, - диде бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.
“Ленин мәдәният сараенда кинотеатрның яңадан барлыкка килүе генә ни тора. Биредә яшәүчеләр зур экраннардан кино карар өчен, башка районнарга барырга тиешләр иде”, - диде Д.Калинкин.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, Ленин мәдәният сараенда беренче муниципаль кинотеатр һәм 800 урынлык концертлар залы ачылачак. “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгенә килгәндә, биредә төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек, хәзер җиһазландыру эшләре башланды. “Нәтиҗәдә, мәдәният үзәге киң техник характеристикалы күп функцияле мәйданчык булачак: зур экран, модерн стилендәге зал, күргәзмә мәйданнары, кафе, универсаль спорт залы”, - диде идарә җитәкчесе.
Объектларны хезмәткәрләр белән тутыруга килгәндә, мәдәният йортларына креатив кешеләрне җәлеп итәргә кирәк, диде Азат Абзалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк