Казанда начар күрүче балалар өчен махсус кино күрсәтелә
(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). 30 гыйнварда “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә сукыр һәм начар күрә торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Жили-были мы” фильмы кү...
(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). 30 гыйнварда “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә сукыр һәм начар күрә торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Жили-были мы” фильмы күрсәтеләчәк. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Жили-были мы” гаилә фильм-әкияте Сергей Михалков исемендәге III Халыкара конкурс лауреаты булган “Хрустальный ключ” повесте буенча төшерелгән.
Россия Федерациясенең “2011-2015 елларга уңайлы мохит” Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2012 елдан башлап Татарстанда тифлокомментарияле һәм субтитрлы фильмнар Россия кинематографиясе үзәге базасы - “Мир” кинотеатрында һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә күрсәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк