Казанда Сталинград янында җиңүгә 75 ел булу уңаеннан митинг-концерт узачак
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг...
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, Казанның Җиңү паркында Россия минем йөрәгемдә (#Россиявмоемсердце) акциясе кысаларында Сталинград янында җиңүгә 75 ел булуга багышланган митинг-концерт узачак.
Чараны оештыручылар ил тарихына битараф булмаучыларны Сталинград янында җиңү өчен көрәшкән батырларны искә алырга чакыра. Мәңгелек утка чәчәкләр куелачак.
Митинг-концертны “Россия Үлемсез полкы” төбәк бүлеге, “Ватан” берләшмәсе һәм “Хәрби бердәмлек” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештыра.
Сталинград янындагы сугыш Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июнендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Совет гаскәрләре җиңүе белән тәмамланган.
Узган елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин Сталинград янында Кызыл Армиянең фашистлар гаскәрен тар-мар итүгә 75 ел булуны бәйрәм итү турындагы боерыкны имзалаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк