Казандагы ике сәүдә үзәгеннән янгын чыгуы турында хәбәр килгән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Сәүдә үзәгенә килгән сатып алучылар гадәти парны янгын дип уйлаган. (Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанда ике сәүдә үзәге эшен янгын чыгуы турында ялган хәбәрләр аркасында туктатып торган. Бу хакта...
Сәүдә үзәгенә килгән сатып алучылар гадәти парны янгын дип уйлаган.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Казанда ике сәүдә үзәге эшен янгын чыгуы турында ялган хәбәрләр аркасында туктатып торган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Миллениум» Сәүдә үзәгендә янгын чыгу ихтималы турында беренче хәбәр 112 бердәм номерына кичә кичке җиделәр тирәсендә килә.
Сәүдә үзәгенә килгән ут белән көрәшүчеләр янгын чыгуы мөмкин булган урынны җентекләп тикшергән.
Алар ачыклаганча, шаһитлар аш бүлмәсендә чыккан парны янгын дип уйлап, ут белән көрәшүчеләрне чакырткан.
Икенче хәбәр 112 бердәм номерына 15 минуттан соң килә.
«Олимп» Сәүдә үзәгендәге сатып алучылар бинада төтен чыгуы хакында хәбәр итә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр моның вентиляциядән чыккан пар булуын ачыклый
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк