Казанга яңа статус?
Казанга яңа статус бирелерме?
Казанга яңа статус бирелерме? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме әгъзаларына республиканың Россия территориясендә ислам таратудагы роле турында бәян итте. Казанга махсус статус бирергә тәкъдим итте. «Төркем утырышы барышында Президент 1803 елны мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән басылуның истәлекле датасы итеп билгеләү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре“дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты. 1803 елда нәкъ менә Казанда мөселман типографиясендә беренче тапкыр күпләп Коръән басылуын искә төшереп узды», — диде президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Бүген Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә уза торган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышын ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк