Казанлылар балаларына нинди исем куша?
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 387 бала (203 малай һәм 184 кыз) тууы теркәлгән. Казанның иң яшь анасы белән атасына 19 яшь бу...
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 387 бала (203 малай һәм 184 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасы белән атасына 19 яшь булса, иң өлкән анага – 43 яшь, иң өлкән атага -48. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 980 һәм 4040 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Айлин, Зәринә, Денис, Амелия, Ралинә, София, Кәрим, Варвара, Ева, Александр, Анастасия, Камил. Сирәк кушылган исемнәр: Әклим, Аслан, Устинья, Аурика, Лила, Гомәр, Илдана, Эрик, Әсмирә.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 149 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 19 һәм 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 71 һәм 62 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк