«Күңел әле дә ышанмый...»
Җырчы Зөлфия Минхаҗева кайгысы белән уртаклаша. Быел җәй көне аның бертуган энесе вафат булган.
Җырчы Зөлфия Минхаҗева кайгысы белән уртаклаша. Быел җәй көне аның бертуган энесе вафат булган. Аның якты истәлегенә багышлап җырчы шигырь иҗат иткән.
«Быел җәй туганнан туган энем Марат арабыздан китеп барды. Аңа бүген нибары 39 яшь тулган булыр иде. Шат күңелле, алтын куллы егет иде. Күңел әле дә ышанмый...Тыныч йокла,энем. Син безнең күңелләрдә мәңгегә. Бу юлларны сиңа багышладым:
Калдың син еракта
Күңелле балачак.
Мәшәкать белмәгән
Ваемсыз рәхәт чак.
Чыбыктан ясалган
Кармаклы балачак,
Вак балыкка хәтта
Шатланган булган чак.
Сап салкын инештә
Су ерган балачак,
Сәпиттән егылып,
Тезләрне ерткан чак.
Яңа мичтән чыккан
Коймаклы балачак,
Кайнатма ягылган
Ипиле балачак.
Шәһәрдә үссәк тә
Авыллы балачак.
Әбиле, бабайлы
Бәхетле булган чак.
Печәнле,утынлы,
Мунчалы балачак,
Җиләкле,гөмбәле,
Урманлы балачак.
Апалы-энеле,
Абыйлы-сеңелле
Балачагым илен
Сагынган бер мәле...
Еракта калдың шул
Бәхетле балачак.
Бәхетле ул шуңа –
Барыбыз исән чак!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк