Кем кайсы театрга йөри?
Ә сез кайсы театрга йөрергә яратасыз?
Тамашачы җыю буенча республика театрлары арасыннан лидерлар ачыкланды. Болар - Камал, Качалов һәм Җәлил исемендәге академия театрлары һәм «Әкият» курчак театры.
Татарстанда бу елның беренче кварталында былтыргы елның шул ук вакыты белән чагыштырганда тамашачы 37 процентка арткан. Бу 2020 елның I кварталы белән чагыштырганда 23 процентка артык.
2022 елның I кварталында тармак лидерлары булган Камал һәм Качалов театрларына 41 меңнән артык алынган. Опера һәм балет театры 33 меңнән артык билет саткан. «Әкият» татар дәүләт курчак театрында 32 меңнән артык билет сатылган.
Тамашачы саны артуда «Пушкин картасы»ның роле зур дип билгеләп үтелә. 2022 елның беренче өч аенда Татарстан театрлары 64 557 билет сатканнар. Качалов театры – 13 меңнән артык билет, Камал театры – 11 меңгә якын, Казан ТЮЗы һәм Әлмәт театры – 6 меңнән артык, Тинчурин һәм Буа театрлары – 5 мең тирәсе, дип яза татар информ.
Фото: "Әкият" курчак театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк