Хәбәрләр
Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителде
(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады. Бу турыда ТАСС, дәүләт җитәкчесе матбугат хе...
(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады. Бу турыда ТАСС, дәүләт җитәкчесе матбугат хезмәтенә сылтама белән, хәбәр итте.
Кемерово өлкәсендә, “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде, дип хәбәр иткән идек. Сәүдә комплексында чыккан янгында кимендә 64 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар булуы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк