“Керәшен чибәре-2018” билгеле
Җөридәге Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан бирле үткәрелә торган "Керәшен чибәре" бәйгесендә 12 кыз көч сынашты. 2018нче елның "Керәшен чибәре" булып Мамадыштан Алисә Исакова танылды. Алисәгә 18 яшь, у...
Җөридәге Питрау бәйрәмендә 2004нче елдан бирле үткәрелә торган "Керәшен чибәре" бәйгесендә 12 кыз көч сынашты. 2018нче елның "Керәшен чибәре" булып Мамадыштан Алисә Исакова танылды.
Алисәгә 18 яшь, ул Чаллының "ТИСБИ" идарә университетында укый. "Миндә җиңү теләге зур иде, әлеге бәйгедә өченче ел рәттән катнашам. Бик нык әзерләндем. Хәзерге вакытта кичергән хисләремне сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Бик нык дулкынланам. "Керәшен чибәре" исеменә лаек булу зур җаваплылык өсти", - диде ул.
Керәшен чибәренә - күчеп йөрүче таҗ һәм акчалата бүләкне Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов тапшырды. "Кызлар барысы да җиңүче, алар сайлап алу этабын уздылар. Булган сәләтләрен, чибәрлекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр. 19нчы тапкыр шушы сәхнәдә керәшен сылуларын бүләкли алуыма шатмын. Барчагызны да бүгенге олы тантана белән тәбрик итәм, зур рәхмәт сүзләрен ирештерәм", - диде ул.
"Керәшен чибәре" бәйгесендә 2нче урынны - Эльвина Мивадиева, 3нче урынны Юлия Марышева яулады.
Кызлар "Иң яхшы җырлаучы", "Иң яхшы биюче", "Иң сөйкемлесе", "Йолаларны яхшы белүче", "Иң оста чигүче", "Халыкчан костюм иясе", Иң җор телле", "Этник костюм белгече", "Иң оста пешерүче" һәм "On-line чибәре" номинацияләрендә көч сынашты. Бәйге барышында алар үзләре белән таныштырды, иҗади номер күрсәттеләр, интеллектуаль тур, йола тәртипләре буенча ярыштылар.
Жюри әгъзалары арасында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков, Мамадыш район мәдәният йорты халык авыз иҗаты буенча эшләү методисты Роза Галкина, "Туганайлар" газетасы баш мөхәррире Ирина Муллина, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башкарма комитетының иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасы Дмитрий Кадыкеев бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Комментарий юк