Кеше булып калыйк!
Җырчы Чәчкә татар эстрадасына 17 ел хезмәт куя икән инде. Шул уңайдан ул инстаграм битендә пост урнаштырган.
Җырчы Чәчкә татар эстрадасына 17 ел хезмәт куя икән инде. Шул уңайдан ул инстаграм битендә пост урнаштырган.
«Ниләр генә күрмәдем, ниләр генә ишетмәдем... Шул вакыт эчендә күпме «йолдызлар» кабынды, кайберләре икенче көнгә үк сүнделәр. Ә мин әкрен генә, ашыкмыйча, үз юлым белән җирдән атлап барам. Әллә кайларда, күкләрдә – «мин йолдыз!» дип шапырынганым беркайчан да булмады. Мин халкымның бер гади кызы, җырларым да шундый ук гади, халыкчан, уйландыра торган. Кайберләре шаян, кайберләре дөреслекне ярып сала торган… Гадилекне, ихласлыкны мин бик яратам! Иң мөһиме – кеше булып калыйк!», – дип яза ул.
Инстачылар җырчыны хупладылар.
«Молодец, Чәчкә! Сине гади булганың өчен бик яратам. Кайда теләсәң шунда баяныңны аласың да җырлыйсың. Тере тавышың сокландыра, һәрвакыт шундый булып кал. Синең ирешәсе үрләрең әле алда. Йолдыз чире кагылмасын ул. Сәламәтлек, бәхет теләп калам. Шушы ике нәрсә барыннан да кыйммәт»;
«Хак сүзләр шулай яшә, яратып яшә» – дип язалар пост астында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк