КФУда Россия халыклары һәм төрки телле илләр әдәбияты буенча халыкара фестиваль үтәчәк
Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укучылар һәм студентлар өчен Россия халыклары һәм Берләшкән дәүләтләр берлегенең (БДБ) төрки телле илләре әдәбияты буенча Халыкар...
Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укучылар һәм студентлар өчен Россия халыклары һәм Берләшкән дәүләтләр берлегенең (БДБ) төрки телле илләре әдәбияты буенча Халыкара фестиваль оештыра. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә институтның татар әдәбияты кафедрасы белгечләре хәбәр итте
Фестиваль Россиядәге милли республикалар белән берлектә һәм Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы башлангычы белән уздырыла.
«Фестиваль ике турдан тора: төбәкара тур 15 – 20 октябрьдә - Россиянең милли республикаларында һәм БДБның төрки телле илләрендә үтә. Әлеге турның җиңүчеләре һәм призерлары фестивальнең йомгаклау турына уза. Йомгаклау туры 11 – 14 ноябрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк. Фестивальнең җиңүчеләре һәм призерлары йомгаклау турыннан соң билгеләнә. Катнашу өчен өстәмә акча түләү таләп ителми», - диде фестивальне оештыручылар.
Татар әдәбияты кафедрасы белгечләре сүзләренә караганда, Фестивальдә катнашырга Калмыкия, Коми, Саха (Якутия), Бурятия, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Дагыстан, Кабардин-Балкар, Карачай-Черкесск, Төньяк Осетия – Алания, Чечен, Кырым Республикаларыннан һәм БДБ илләреннән – Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстаннан беренче гаризалар килә башлаган.
Халыкара фестивальдә урта гомуми уку йортлары, лицейларның 10-11 сыйныф укучылары, көллияттә, югары уку йортларында гуманитар һәм гуманитар булмаган юнәлештә белем алучылар катнаша ала. Эш процессы рус телендә алып барылачак. Йомгаклау туры вакытында катнашучылар өчен түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар оештырылачак, Россиянең милли республикалары һәм БДБ илләре белгечләре лекция укыячак.
Фестивальгә теркәлүне 13 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама аша үтәргә мөмкин: https://kpfu.ru/philology-culture/mezhdunarodnyj-festival-2018
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк