Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк
22 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Галиябану” (М.Фәйзи) спектаклен тәкъдим итә. Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре...
22 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Галиябану” (М.Фәйзи) спектаклен тәкъдим итә.
Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.
Галиябану ролендә – Алсу Фәйзуллина, Хәлилне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин уйный.
Башлану вакыты: 18:30
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк