«Хатының синең белән акчаңа гына кызыгып калган»
Гаилә башлыгына еш кына «Хатыны аның янында акчасына кызыгып калган» дигән сүзләр ишетергә туры килә икән. Шулай фикер йөртүчеләрнең бер төркеме Рөстәмнең үзен бай дип уйлый, икенчеләре исә ‒ әти-әнисен.
Күпләребезгә таныш булган көчле рухлы ир-егет Рөстәм Нәбиев тормышның авыр сынауларына карамастан, матур гаилә корып, бүгенге көндә тормыш иптәше Индира белән ике кыз тәрбияли.
Социаль челтәрләрдә Нәбиевлар гаилә еш телгә алына, аларның фотолары да төрле язмаларда кулланыла. Бу хакта Рөстәм үзенең Инстаграм челтәрендә яза. Гаилә башлыгына еш кына «Хатыны аның янында акчасына кызыгып калган» дигән сүзләр ишетергә туры килә икән. Шулай фикер йөртүчеләрнең бер төркеме Рөстәмнең үзен бай дип уйлый, икенчеләре исә ‒ әти-әнисен.
Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Рөстәм үз тормышыннан берничә фактны искә төшерә. «Теге фаҗига булганчы без Индира белән инде 5 ел очрашып йөрдек. Армиягә киткәнче минем югары түләүле эшем түгел, хәтта эш кәгазем дә юк иде.
Әти-әнием бер зарплатадан икенче зарплатага яши. Мин Мәскәүдә хастаханәдә ятканда, алар әҗәтләргә кереп мине дәваларга акча җыйды. Әтием хәтта җыештыручы булып та урнашты, аз булса да акча булсын өчен. Әтиемнең хатыны Алинә миңа хастаханәдә ярдәм иткән арада әти урамнар себереп, чүп җыеп йөргән. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын, шуңа күрә хәзер булдыра алганча үзем ярдәм итәм», ‒ дип аңлата ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Ялкын җитми!
-
Казанский Кремль запускает цикл тематических экскурсий
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Комментарий юк