Хәмдүнә Тимергалиева: «Усал дисәләр дә, усал түгел мин!»
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева ТНВ каналына интервью биргән. Бу әңгәмәдән өзекне канал инстаграм битендә урнаштырган. Биредә артистка кемне кыйнаганын сөйләде.
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева ТНВ каналына интервью биргән. Бу әңгәмәдән өзекне канал инстаграм битендә урнаштырган. Биредә артистка кемне кыйнаганын сөйләде.
«Усал дисәләр дә, усал түгел мин! Ләкин төннә өйгә керә башласалар, минем балтам бар. Себердә тайгада Агафья бар, монда Казанда урманда Хәмдүнә бар. Борыч та бар. Килеп кергән кеше булса, күзенә кызыл борыч сибәм», - ди җырчы.
«Теләсә ничек мыскыл итә башладылар, мин каршы чыга башладым. Хатын-кыз буларак та мыскылладылар, җырчы буларак бөтенләй юкка чыгарырга тырыштылар. Бер-ике музыкантны да кыйнадым. Исемен әйтмим, бер әйдәп баручы артистны да тибеп очырдым. Барысы да булды. Илһам абый төркемендә эшләгәндә шикаять тә яздылар», – дип яшь чагын искә төшерә ул.
Видеоязмадан өзек ТНВ каналы тамашачысының күңеленә хуш килгән.
«Хәмдүнә апа, булдырасың! Дөрес эшлисез, авыз йомып торсаң, таптап китәләр»;
«Усал дип уйламыйбыз, Сез төпле, акыллы шәхес»;
«Безнең Примадонна, бөтен яктан уңган»;
«Усал түгел, туры сүзле Сез!», – дип видео астында комментарийлар калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк