“Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе сайтына “Тулы рус-татар сүзлеге” куелды

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе darul-kutub.com “Тулы рус-татар сүзлеге” басмасын урнаштырды. Сүзлекне Габдрахман Кәрам һәм Солтан Рәхманкулов исемле авторлар төзегән, һәм аны 1920 елда Казанда нәшер иткәннәр. Басма иң бай эчтәлекле рус-татар сүзлекләре исәбенә керә һәм 35 меңнән артык сүзне үз эченә ала. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек, “Тулы рус-татар сүзлеге” С.Рәхманкуловның 1911 елда дөнья күргән «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» сүзлеге басмасына өстәмә булып тора. Әлеге күләмле хезмәт (25000 сүз, 624 бит) шулкадәр популяр була ки, 1920 елда (С.Рәхманкулов вафат булганнан соң) тагын бер тапкыр өстәмәләр белән нәшер ителә. Солтан Рәхманкулов (1888-1916) татар лексикографиясе үсешенә зур өлеш кертә.

“Тулы рус-татар сүзлеге”ндә гарәп графикасы кулланыла, сүзлекнең кайбер мәкаләләрендә татар сүзләренең шактый тулы синонимик рәтләре китерелгән. Лексикографик кыйммәтеннән тыш, әлеге хезмәт татар һәм рус халыклары тормышы турында тулы күзаллау тудырырга ярдәм итә. Аларда татар лексикографиясенең иң яхшы традицияләре салынган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты киләчәктә әлеге хезмәтне бастырырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез: хәзер сүзлек һәм андагы мәгълүматлар белән барлык теләүчеләр

darul-kutub.com сайтында таныша һәм файдалана ала.

татар-информ

Фото: http://darul-kutub.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
580
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
284
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
676
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
686
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
663
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1156
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы