«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау чарасы!
15 сентябрьдә 17.30да «Татмедиа» бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2) керәшен биюе буенча мастер-класс узачак.
15 сентябрьдә 17.30да «Татмедиа» бинасы янындагы скверда (Декабристлар урамы, 2) керәшен биюе буенча мастер-класс узачак. Бу – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы. Мастер-классны Казан Мэриясе «Туганайлар» керәшеннәрнең мәдәни-агарту газетасы белән берлектә уздыра.
Мастер-классны керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак.
Чара барышында артистлар перформанс оештырачак һәм керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәк. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюенең төп элементларын өйрәнә алачак. Чарага керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечетка, аэробика, татар халык биюләре, брейк-данс, «Зәлидә» җырлы-биюле уены, балалар өчен зарядка, импровизация, «Чабата» биюе буенча барлыгы 10 мастер-класс үтте.
Сезне барыгызны да бергәләшеп керәшен биюе буенча мастер-класска чакырабыз. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Күрешкәнгә кадәр! +12
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк