Хыял шундый көчле хис икән...
«Әкренләп аңлый башладым бугай. Казанда концерт куйганмын икән бит. Казанда! Мин! Бер хыялый бала. Моннан 10 ел элек стенага «Алмаз Мирзаянов концерты! Казан!» дип кулдан гына афиша язып элеп куйган и...
«Әкренләп аңлый башладым бугай. Казанда концерт куйганмын икән бит. Казанда! Мин! Бер хыялый бала. Моннан 10 ел элек стенага «Алмаз Мирзаянов концерты! Казан!» дип кулдан гына афиша язып элеп куйган идем! Шуннан бирле хыялландым. Хыял шундый көчле хис икән... Әни киләм ди, мин әйтәм, әни, минем өчен чираттагы концерт кына ул, дим. Ерак бит, интегеп йөрмәсен дигән идем. Көнендә, ниятләп, килде! Әни! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт тамашачыларга, иҗатташ дусларыма, туганнарыма! Барыбер ышанып бетә алмыйм әле. Шуңа күрә, өстәмә концерт. Тиздән! Казанда!» - дип пост куйган Алмаз Мирзаянов.
Эстрада артисты Алмаз Мирзаяновның концерты күпләргә ошаган. Күпләрне тетрәндереп, балачакка, яшьлек хисләренә алып кайткан. Менә бит!.. 10 ел элек кулдан гына язылган афиша нинди хикмәтләр ясаган. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк