"Китабым буенча Голливуд кино төшерә!"
Америкада миңа 25-26 яшь бирәләр. «Миңа 41 яшь», – дигәч, беркем дә ышанмый. Кайвакыт үземә ничә яшь икәнен дә онытып җибәрәм һәм бу хакта уйламыйм да. Яшь ул – бары тик саннар гына. Кешенең күңеле саннар белән бәяләнми.
Күпләр аны «Яшьләр тукталышы» тапшыруыннан белә. Кайберәүләр «Галәмгә» дигән җыры аша отып калгандыр... Иделия Марс – җырчы, композитор, продюсер, актриса, сценарист һәм язучы. Татар мәдәниятендә үз стилен булдырган Иделия инде 14 ел Майамида яши. Җырчы хәзер ниләр белән мәшгуль? Үзе белән әңгәмә кордык.
Иделиянең китабы буенча Голливудта фильм төшерергә җыеналар?!
– Иделия, соңгы яңалыклардан «Ишекнең аргы ягында» («По ту сторону двери») дигән китабыгыз чыгуы турында ишеткән идек. Китап турында исә миңа: «Бер сулышта укып бетердем», «укысаң, туктап булмый, вакыты-вакыты белән күзгә яшь килде», «Голливуд фильмнары читтә торсын», – дигән сүзләр әйттеләр. «Литрес» платформасында да бик күп комментарийлар җыелган... Бер сүз белән әйткәндә, укучылар шок хәлендә калган! Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
– Мин Голливуд Калифорния университетының UCLA extension дәүләт учреждениесендә сценарийлар язу сәнгатен үзләштердем. Фильмнарга сценарийлар язарга өйрәндем, шуңа күрә дә китапның стиле дә фильм кебек. Китап яза башлаганчы, сценарий язу, фильм төшерү тәҗрибәм бар иде. Мин «See My Voice» кыска метражлы фильмының авторы һәм режиссёры. Халыкара кино фестивальләрендә катнашканым булды. Шуннан соң триллер, мистика жанрында тулы метражлы фильм өчен сценарий әзерли башладым. Әйе, ул иң элек шул форматта язылды. Әмма күбрәк детальләрне кертәсем, геройларның хис-кичерешләрен чагылдырасым, укучыга тәэсир итәсем килде. Шунлыктан, китап булып өлгерде.
Фильмга сценарий әлеге китапка нигезләнеп язылачак, ул инглиз телендә була. Хәзерге вакытта шуның өстендә эшлибез. Минем өчен матур әдәби текст язу гына түгел, кешедә визуаль картина, эмоция тудыру да бик мөһим. Китапны укып чыгучылар: «Күз алдына китереп укыйбыз, бик җиңел укыла», – диде. Бу минем авторлык үзенчәлегем дип уйлыйм.
Дөрес, якыннарым да шул хакта әйтә: «Күңелгә шок булды», – диләр. Бу минем стиль. Сценаристлардан Дарен Аранофски, Кристофер Ноланның эшләре ошый. Алар гади сценарий гына язмый, фильмнарына көтелмәгән борылышлар кертә. Шул мизгелдә фильмны караган тамашачы: «Йә, Аллам. Нәрсә булды бу?» – дип аптырашта кала, хисләргә бирелә. Әйткәнемчә, миңа каты тәэсир иткән фильмнар ошый. Шунлыктан, минем дә китап укучыларда нәкъ шундый эмоцияләр тудырасым килде.
«Ишекнең аргы ягында» китабының сюжеты турында озак уйландым. Тамашачы башта бер төрле уйлый-уйлый да, кисәк кенә ул икенче төрле вакыйгага әйләнә, вакыйганың башы гына булган икән, дисең. Сюжет моңсу булса, беркемгә дә кызык булмас иде. Китапта сез мавыктыргыч вакыйгалар, кызыклы тарих укыйсыз. Һәм укыган саен гаҗәпкә каласыз, эмоцияләргә биреләсез! Шушы максатны күздә тотып яздым. Укучыларның реакциясеннән чыгып әйтә алам: максатыма ирешә алдым һәм мин чиксез шат. «Безгә шундый хис-кичерешләр бүләк иткәнең өчен рәхмәт!» – диләр.
Китапта фәлсәфәгә дә урын бирелә. Ул минем өчен, шулай ук, мөһим. Китабым аша кешелеккә әйтергә теләгән фикерне җиткерергә теләдем. «Ишекнең аргы ягында» китабы – яшьләр, аерым алганда, хатын-кызларга гына ошар, дип фаразлаган идем. Әмма аны бик күп төрле кеше ошаткан. Инглиз теленнән бер укучым да, ир-ат булуына карамастан, кызыксынып укыган. «Синең китабың тормыш тәҗрибәсен туплаган, үз фикере булган кешеләргә кызыклы. Уйландыра, бик күп кыйммәтләргә игътибарны юнәлдерә», – дип әйтте.
Китапны укырга вакыты булмаганнар өчен аудиокитап эшләдек, ул тиздән чыгачак. 8 нче март уңаеннан, китап хатын-кызларга менә дигән бүләк! Китапның дәвамын – икенче өлешен язарга уйлыйм.
«Тауларга менгәч, исән калмам дип уйладым»
– «Яшьләр тукталышы»ндагы Иделия белән хәзерге Иделия бер дә үзгәрмәгән кебек, һаман яшь! Тал чыбыгы кебек ябык, дип әйтәләр бит әле... Дөрес белсәм, бер дә тик тормыйсыз: Майамида яшисез, йөгерәсез, күнегүләр ясыйсыз, спорт белән шөгыльләнәсез.
– 17-18 яшьлек чагым белән чагыштырганда, үземне хәзер яшьрәк, матуррак хис итәм. Елдан-ел үземне ача барам. Минемчә, сәламәтлек һәм яшьлек турыдан-туры менталитет белән бәйле. Бу темага бик күп китаплар укыдым. Сүз дә юк, геннарның йогынтысы бар. Шулай да, кеше хыял белән яшәсә һәм зур кызыксынулары булса, алар кешене нәрсә дә булса эшләргә, үсеш кичерергә этәрә. Америкада миңа 25-26 яшь бирәләр. «Миңа 41 яшь», – дигәч, беркем дә ышанмый. Кайвакыт үземә ничә яшь икәнен дә онытып җибәрәм һәм бу хакта уйламыйм да. Яшь ул – бары тик саннар гына. Кешенең күңеле саннар белән бәяләнми.
Хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвешен алып барам, спорт бик тә ярдәм итә. Гәрчә, үземне чикләмим, диеталар тотмыйм. Нәрсә телим, шуны ашыйм. Бик күп хәрәкәтләнәм. Ә спортка мин гашыйк! Йөгерәм дә, спорт-залда да шөгыльләнәм. Мускуллар йомшак булуы аркасында олы кешеләрнең буыннары, сөякләре белән проблемалары килеп чыга. Бу фән белән дә дәлилләнгән. Шуңа күрә спорт-залда мускулларны тонуста тота торган күнегүләр ясау файдалы. Көзгедән сәламәт тәнеңә карау да ләззәт бит!
Кая да булса барам икән, үрмәләргә, менәргә яратам. Соңгы арада тауларга тартылам. Соңгы тапкыр Эльбрус тавына менеп, анда Америка һәм Татарстан әләмнәрен күтәргән идем. Дөрес, бу бик каты риск булды. Исән калмам дип уйладым... Шуннан соң ике ай узгач, шул тауда экспедиция вакытында кешеләр үлгәнен ишеттем. Үз-үземә: «Башка беркайчан да тауларга менмәм», – дидем. Ләкин ниндидер тарту көче барлыкка килде. Шуңа күрә тауларга менү теләге әле дә бар. Тауга җәяү менү – шулай ук, спорт. Көчле физик нагрузка.
Бина эчендә лифт туктап кала икән, кәефемне төшермим, «хәрәкәтләнергә форсат туды!» – дип, сөенәм генә. Физик һәм акыл хәрәкәтеннән качмаска кирәк. Күпме күбрәк хәрәкәтләнсәң, шулкадәр яхшы. Телләрне өйрәнү, яңа китаплар уку, шулай ук, акыл хәрәкәте. Нейроннарны хәрәкәтләндерү яхшы. Әйтик, тешне уң кул белән түгел, сул кул белән чистартып карарга, шул ук сукмактан түгел, башка сукмактан йөрергә кирәк.
Гомумән, мин авырлыклар аша кичәргә яратам. Бер белмәгән шәһәргә барам икән, арендага машина алып, шәһәр урамнары буйлап йөри башлыйм, шулчак күңелдә билгесезлек хисе туа. Чит шәһәрдә машиналар бик күп, син белмәгән урыннарда йөрисең. Һәм бу сиңа адреналин бирә. Авыр ситуацияләрдән курыкмыйм.
– Шулай да, нигә Майами?
– Майами дип түгел, Калифорния, Лос-Анджелес турында хыялландым. Майамида яшәп караганнан соң, бу урынны бик ошаттым. Монда ел әйләнәсе җәй! Һәм ул бик тә кәефкә йогынты ясый. Аеруча иҗат кешесе өчен. Кояш көч, энергия бирә.
Американың башка шәһәрләрендә булдым, күп йөрдем. Калифорния матур булса да, андагы тормыш рәвеше, кешеләр әллә ни гаҗәпләндермәде. «Флориданы шулкадәр яратам!» – дигән уйлар белән Майамига кайта идем. Гомумән, минем ике иң яраткан шәһәрләрем – Казан һәм Майами. Шушы ике шәһәр миңа өем кебек. «Ике өем бар», – дип сөйләргә яратам. Майамида торганыма да 14 ел була.
«Татарча җырлар яздырырга ниятлим»
– Иделия – сез күпкырлы талант! Иҗат өлкәсендә генә дә бик күп төрле эшчәнлек алып барасыз. Әле сездән инглиз теленә дә өйрәнеп була икән дип ишеттем...
– Шәхси аккаунтымны карап баручылар беләдер – инглиз теленнән курслар да алып барам. Телне өйрәнүчеләр минем белән сөйләм инглиз телен камилләштерә ала. Һәр кеше белән индивидуаль эшлим. Хәзерге вакытта бер укучым бар. Гомумән, күп дигәндә, 2-3 укучы кабул итә алам. Бу вакыт җитмәү белән дә бәйле. Курска кабул итәр алдыннан кешенең сөйләм дәрәҗәсен тикшерәм. Һәр онлайн дәрес көн саен 20 минут дәвам итә. Билгеле бер программа буенча эшлим. Курс инглиз телендә иркен сөйләшергә өйрәнергә теләүчеләр өчен каралган. Бәясе ягыннан очсыз түгел. Курсны һәр кеше дә түли алмас иде. Мәсәлән, хәзерге укучым халыкара дәрәҗәдәге бизнес кешесе, инде җиде ай шөгыльләнә...
– Иҗатка килгәндә, татарча җырлар яздырырга ниятләмисезме? Сезнең үз аудиториягез бар, безнең эстрадага яңалык алып килә алыр идегез...
– Татарча җырлар яздыру теләгем бар. Татар җырларыннан торган попурри яздырып, Казанда чыгыш ясарга хыялланам. Музыка минем тормышымда зур урын алып тора. Инглиз телендә бию трекларын яздырабыз. Җырлар язуымны, яздыруымны дәвам итәм.
– Тәнкыйть эләкми калмагандыр... Безнең халык яңалыкны авыр кабул итә. Тәнкыйтьтән курка идегезме, яки инде тора-бара ияләштегезме?
– Тәнкыйтькә нормаль карыйм. Аның нигезе бар икән һәм йөрәгеңә якын кабул итмәсәң, тәнкыйть – яхшы укытучы! Ул синең хаталарыңны барлый, киләчәктә яхшырак эшләргә кирәклекне күрсәтә. Тәнкыйтьтән соң кеше үсеш кичерә, яхшы якка үзгәрә. Тәнкыйтьнең нигезе юк икән, үз эчеңә бикләнеп, үзеңне битәрләмәскә кирәк. Алайса «тегесе, монысы яхшы түгел» дип, комплекслар барлыкка килә...
Иҗат юлын башлаганда миңа тәнкыйть күп эләкте. Без яңа татар музыка юнәлеше башлангычында тордык. Тәнкыйтьне әти-әнигә «яудыралар» иде, аларга ул стресс булды. Миңа бу бөтенләй ошамады. Кеше үз гамәлләре өчен фәкать үзе җавап бирергә тиеш.
«Бәхетле булу – кешенең халәтеннән тора»
– Шәхси тормышка килгәндә, йөрәгегез бушмы? Бәхетлеме сез?
– Шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Аңлыйм, кешегә кызык (елмая). Болай әйтәм: йөрәгем бушмы-юкмы икәнен беләсегез килә икән, ВКонтакте һәм башка социаль челтәрдә битемә язылыгыз! Минем көндәлек тормышымны карап, күзәтеп бара аласыз. Шәхси тормышым, иҗатым турында барлык мәгълүмат Idelia Mars шәхси аккаунтымда бар. Кемгә кызык, welcome to my world! (Минем дөньяга рәхим итегез!).
Һәр кешенең яраткан шөгыле булырга тиеш, минем очракта, бу – иҗат. Ресурсны мин иҗатыма, спортка һәм сәяхәтләргә юнәлдерәм.
Аллага шөкер, мин үземне бар яктан да бәхетле кеше дип саныйм. Кеше бер яктан бәхетле, икенче яктан бәхетсез була алмый. Бәхетле булу – кешенең халәтеннән тора. Ул халәтне кеше үзе тудыра. Бу да осталык. Тормыш идеаль була алмый, ул һәр кешенең төрле. Һәркайсыбызның проблемасы бар. Барысы да тормыш авырлыкларын ничек кабул итүеңнән, проблемаларны хәл итә белүеңнән тора. Ниндидер начар вакыйгалар була кала икән, зарланмаска тырышам. Мин аны сынау дип кабул итәм. Сынауларда кеше сынала, үзе өчен дәрес ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк