«Көлке дә, моңсу да... Моның белән нәрсәдер эшләргә кирәк!»
Әлеге проблеманы инде күптән күтәреп, бәхәсләшеп арыганнар иде. Әмма ни гаҗәп, җәмгыять бу хакта шактый сөйләшсә дә, проблема әле дә актуаль булып кала. Ул да булса – интернетта озак утыру, гомумән гаджетларны куллану темасы.

Айсылу Габдинова да бу мәсьәләдән читтә кала алмады. Үзенең инстаграм сәхифәсендә әлеге проблеманы янә күтәрә. Җырчы сүзен үзе белән булган очрак хакында башлап китә. «Бүген урамда мине бер хатын-кыз туктатты һәм билгеле бер йортка кадәр ничек узарга дип сорады. Мин үземне күптән мондый хәл булганы юк, дигән уйда тоттым... Ә Сезне күптәннән урамда юл сорап туктатканнары бармы? Хәзер бу бик сирәк күренеш, чөнки барысын да телефоннан карап була бит!» – ди Айсылу.
Моннан тыш, җырчы шәхси тормышыннан тагын үрнәкләр китерде. Мәсьәлән, тормыш иптәше белән кино караганда, телефонга чумарга омтыла ала икән. «Ирем белән фильм карый башлыйбыз икән,5 минут дәвамында сюжеты мине кызыксындырса, мин телефонга багылам...» – дип бүлешә ул.
Нәрсә генә дисәгез дә, әлеге көндә күпчелек кеше интернет аша күп мәгълүмат туплый, башка кеше белән аралаша, хәтта аның аша эшли дә. Ә Сез әлеге күренешкә ничек карыйсыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк