Күптән түгел әни булган Лилия Сәләхетдинова үзен ничек хис итә?
«Хаҗга баргач, Кәгъбәтулла ташына тотынып Лилия теләк тели: үзенә насыйп яр һәм Әни булу бәхетен сорый ул».
«Хаҗга баргач, Кәгъбәтулла ташына тотынып Лилия теләк тели: үзенә насыйп яр һәм Әни булу бәхетен сорый ул.
«Адәм&Һава» тапшыруын яздырганда мин бу сүзләрне елый-елый тыңлаган идем... Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Шаккатырлык вакыйга һәркемне сокландырды!» – дип яза шагыйрә һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова.
«Ярдәм» мәчете хезмәткәре, шагыйрә, физик яктан бәллүр хатын-кыз, рухи яктан тимер кебек ныклы Лилия Сәләхетдинова белән алтын йөрәкле Ришат Тимергалиевнең уллары туу турында хәбәрне дә күпләр Ләйлә Дәүләтованың Инстаграм сәхифәсе аша белгәндер. «Андагы комментарий, андагы теләкләрнең куплеге. Лилия барчагызга да рәхмәт укый, сәламнәрен җибәрә. Әлегә яшь Әни улы белән бергә Мәскәүдә тернәкләндерү үзәгендә...» – дип хәбәр итә ул үзе.
Ләйлә Дәүләтовага Лилия хәлләрен сөйләгән: «Бәби 7 айдан туды, шуңа күрә табиблар күзәтүе астында булу бик мөһим... Аллага шөкер, хәлләребез әкрен генә алга таба». Хәзерге вакытта гаилә башлыгы Лилия белән кечкенә улларын Казанда көтә. Яшь Әти-әни улларына 3 вариантта исем дә әзерләп куйганнар – Рамазан, Салават, Арслан! Әлегә кайсысын сайларга белмиләр икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк