Краснодар краенда курортта ял иткән өчен акча җыя башладылар
Курорт өчен җыемның күләме тәүлегенә 10 сумны тәшкил итә. (Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Краснодар краенда 16 июльдән курорт җыемы (курортный сбор) түли башладылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы...
Курорт өчен җыемның күләме тәүлегенә 10 сумны тәшкил итә.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Краснодар краенда 16 июльдән курорт җыемы (курортный сбор) түли башладылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы төбәк губернаторы Вениамин Кондратьевка сылтама ясап хәбәр итә.
Курорт җыемын Кубаньда яшәүчеләр, аз керемле гражданнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш хәрәкәте ветераннары түләмәячәк, диде Кондратьев. Башка туристларга аның күләме тәүлегенә 10 сум тәшкил итәчәк, дип төгәллек кертте ул.
Курорт җыемын Анапа, Геленджик, Горячий Ключ, Сочида һәм Туапсе районындагы дүрт курортта түләтәчәкләр. Акчаны килгән көнне үк пансионат, кунакханә һәм шифаханәләрдә тапшырырга кирәк.
Җыелган бөтен акча шәһәр һәм район муниципалитетларына тапшырылачак, дип ышандырды төбәк башлыгы.
Курорт җыемын быелның 1 маеннан эксперимент рәвешендә Кырымда, Краснодар, Ставрополь һәм Алтай крайларында түли башладылар. Әмма ул 1 майдан Алтай краендагы Белокуриха территориясендә һәм Ставрополь краеның Ессентуки, Железноводск, Кисловодск, Пятигорск курортларында гына гамәлгә керде. Кырымда курорт җыемын 2019 елның 1 маеннан түли башлаячаклар.
Фото: архив tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Комментарий юк