Кристина Орбакайте әби булырга әзерләнә?
Кристина Орбакайте − ике олы уллары һәм кечкенә кызы Клавдияның бәхетле әнисе. 27 яшьлек Никита Пресняков узган ел үзенең сөеклесе, модель Алена Красновага өйләнде, ә 20 яшьлек Дени Байсаров исә көнлә...
Кристина Орбакайте − ике олы уллары һәм кечкенә кызы Клавдияның бәхетле әнисе. 27 яшьлек Никита Пресняков узган ел үзенең сөеклесе, модель Алена Красновага өйләнде, ә 20 яшьлек Дени Байсаров исә көнләшерлек холостяк булып санала. Күптән түгел биргән интервьюсында Алла Пугачеваның кызы әби роленә әзер булуын белдерде.
«Әлбәттә, мин оныкларга әзер. Ә ни өчен юк? Монда бернинди начар яки гадәти булмаган нәрсә дә юк: балалар үсә, өйләнешә. Әби булырга теләмәсәм, сәер булыр иде. Барысы да Ходай кулында... Балалар язмышларын ничек хәл итәчәкләр, шулай булачак да» − дип белдерде Кристина Орбакайте.
Фото җырчының шәхси аккаунтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк