Логотип
Хәбәрләр

Кыю адымнар белән алга!

Алинә Давыдова кыю адымнар белән сәхнәгә күтәрелгән, үткәненә дөрес бәя биреп, тиешле тәҗрибә туплаган, үзен төрле форматларда инде сынап өлгергән, киләчәктә нинди булырга, ничек булырга тиешлеген ачык күзаллаган җырчы. Бүгенге көндә аны халык «Ямьле» төркеме солисткасы буларак һәм «Сабакташлар», «Керәшен кызлары», «Өзмә», «Хыял» һ.б. җырлары аша белә. Бүгенге язмабыз җырчының иҗаты, терәге-гаиләсе, керәшен-татар мөнәсәбәтләре, тормышындагы күптән көтелгән яңа этапны башлавы һәм шушы ыгы-зыгы эчендә бөтерелгән тынгысыз Алинә турында.

 

Алинә Давыдова нинди?

Төрле. «Башкарган җырларымның һәрберсендә төрле Алинә яши, мин катлам-катлам аларны ачып барам төсле һәм шул рәвешле мин асылыма барып җитермен, чын Алинәне табармын кебек, яшеренгән, ачылмаган якларымны күрсәтермен әле дип ышанам».

Тынгысыз. «Һәрвакыт планканы югары куюым - үсүемә сәбәпче. Үземне сынарга яратам. «Менә син төркемдә иҗат иттең, ә үзең генә эшли аласыңмы?» – дип үземә «вызов» куйдым һәм аны кабул иттем. Чөнки хәзер мин үземне халык каршына чыгып, нидер җиткерә һәм халык белән бер дулкында булу дәрәҗәсенә үскән җырчы дип саныйм».

Азсүзле. «Мин кеше белән бөтенләй сөйләшмәскә дә мөмкин, чөнки мин үз дөньямда, миңа үземә генә рәхәт, беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә бәйле булмау миңа хас әйбер. Һәр сөйләшүнең үз урыны. Сәхнә артында, мәсәлән, чыгышы алдыннан башкаларга игьтибар бирмәгән җырчыларны гаепләргә ашыгалар, мин үзем дә сөйләшмим, чыгышыма әзерләнәм, чыгышым турында уйлыйм, шул дулкынга көйләнәм». 

Таләпчән. «Миңа балачактан: «Син сәхнә өчен тугансың», – дип әйтә килделәр. Сәхнәдә булу – үзеңә бик таләпчән булу дигән сүз бит ул. Коры талант белән генә уңышка ирешеп булмый бүгенге көндә. Үз-үзеңә ышану, үзеңә нәрсә кирәк икәнен белү, эчке таянычың булу, максатлар куеп, аларга ирешү – шушы сыйфатлар, миңа калса, кешене ниндидер уңышка илтүче факторлар. Карьера төзү, сольный концертларымны ясау, үземнең төркемемне булдыру омтылышы миндә һәрвакыт булды. Йолдызлыгым буенча мин кәҗәмөгез, нәрсә генә эшләсә дә аларга аз тоела, үз өстеңдә эшләү ягыннан да, финанслар ягыннан да, тормышта ни генә булса да нәрсәдер һаман җитми. Мин үземдә бу сыйфатларны тоям».

«Гаиләм – минем терәгем»

«Гаиләм һәрвакыт минем терәгем. Әтием Олег Давыдов, аны социаль челтәрләрдә язылучыларым яхшы белә. Ул өйрәнчек, баянда уйный. Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы керәшене, алар ягында иҗатка мәхәббәт көчле, әти ул сәхнәдә булган кеше, заманында биеп тә йөргән, үземне аның дәвамчысы дип саныйм. Тирәнрәк эзләсәң безнең нәселдә тагы шулай җыр-моңга гашыйк, иҗади әби-бабаларыбыз да булгандыр әле, нәселебездә ул миссияне үземә алдым. Һәм шуны тану миңа көч өсти дә инде».

Алинәнең авылда, эш арасында, әтисе кырыена елышып, баянга өйләрен яңгыратып җырлаган видеолары, социаль челтәрләрдә бик җылы кабул ителә. Анда ясалмалылыкның аз булуы, җыр-моңнан кала кешене әллә ни белән шаккатырырга тырышмау, ә бары әтисе янында, баян моңына кушылып җырлаучы әти кызы Алинә булуы тыңлаучының колагын иркәләп, соклану аша җылы хисләр тудыруга китерәдер. «Халыкка да менә шул алдан әзерлексез, экспромт рәвештә ясалган, әни янында, әти баянда уйнап мин кушылып җырлаган видеолар бик ошый, миллионлаган караулар җыйды алар, кайдан гына язмыйлар. Әти белән мөнәсәбәтебез бик якын, аның иҗатка гашыйк кеше булуы да миңа зур ярдәм итә. Ул җаны-тәне белән минем уңышларыма сөенеп, «кызым, шушы җырны җырлап кара әле, Фирзәр абыең төсле шушы милизмнарны ясап кара әле дип, гел мине канатландырып торучы, иҗатка этәрүчем ул. Әтинең бәясе миңа иң мөһим бәя. Иң беренче остазым да ул. 6 яшемдә музыка мәктәбенә алып барды, мәктәпне тәмамлагач, И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кертеп, алдагы тормышымның юлын билгеләп тә куйды».

 

Алинә, көллиятне укып бетергәч, Казан дәүләт сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов курсында «Эстрада актёры» бүлегендә белем ала, уку белән беррәттән, аның төркемендә  биш сезон бэк-вокалистка булып эшли һәм, әйтергә кирәк, аның концертларында эшләү Алинә Давыдова өчен Салават Зәкиевичның мәктәбен икеләтә узу була. «Салават абый миңа әтием төсле булды, хәзер дә шулай. Алар гәүдә төзелешләре белән дә охшаш. Арттан карасаң, әтигә охшатам мин аны. Ул да кәҗәмөгез, холкыбызда охшашлыкларны күрәм, менә шулар тартып торамы соң, рухи яктан туганлык диләр бит, менә шул әйберне тоям Салават абыйда. Быел аның август аенда булган концертында чыгыш ясарга туры килде. Аның: «Алинә, син молодец!» – дип мактавы минем үсештә булуыма дәлил. «Өмет булмаган җырчыга мин хәтта тәнкыйть сүзләре дә әйтмим» ди иде ул, аннан тәнкыйть ишетү дә әле зур әйбер. Көллияттә укыган чорда бары тик классик жанрда җырларга өйрәндем, ә инде Сәнгать институтында, Салават Зәкиевич курсына укырга кергәч, ул миңа икенче юнәлеш сайлап, башка жанрда да җырлый белергә кирәк дип киңәш бирде. Бер диапазоннан икенче түбән диапозонга күчеп җырлый башлау миңа авыр бирелде. Көллияттә микрофон тотып җырлау юк иде, аңа да ияләнергә туры килде».

Тәҗрибә туплау, эзләнү чоры

«Сәхнә тәмен тойгангадыр инде, яшьлек энтузиазмы белән мин Салават Зәкиевичтан киткәч, өч сольный концертымны әтием авылы Иске Тәрбиттә, Арча һәм Алабуга шәһәрләрендә бушлай ясадым. Мине иң шаккаттырганы концертыма шактый халык килде. Ул вакытта телевидениедә булган клипларым моңа сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Мин анда, бүгенге күзлектән караганда, өлгермәгән җимеш кебек идем әле, бик курыктым, ләкин үземне артист кебек хис иттем, миңа бу бик ошады».

Алинәнең җырчы булу, сәхнәдә балку яшерен теләге көчәйгәннән көчәя, ләкин «Аллаһның сиңа карата үз планнары һәм ул әзерләгән юлларны узмыйча бүгенге Алинә Давыдовага килә алмас идем» ди ул үзе дә. Институтны тәмамлагач Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, соңрак керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбелендә алып баручы, җырчы булып 7 ел эшләгән чоры, аның өчен, артист буларак, зур тәҗрибә туплау этабы була. Алинәнең репертуарында иң яратып башкарганы – керәшен җырлары. Аны күп кенә тыңлаучылары да керәшен җырларын башкаручы буларак таныйлар. Әтисе керәшен булуы, 2014 нче елда Питрауда узган «Керәшен чибәре» конкурсында җиңү яулавы аңа керәшеннәрнең йола, гореф-гадәтләренә, җырларына кызыксыну уята да инде.

«Керәшеннәргә хас сыйфатларны мин үземдә дә тоям. Алар бердәм, тырыш дияргә яратабыз. Үземдәге тырышлык, үзсүзлелек, тынгысызлык кебек сыйфатларны әти ягыннан килә дип уйлыйм. Аларның традиция, йолаларына, җырларына карасаң, ул үзе бер дөнья. Анда ниндидер бер көч бар. Керәшеннәр татарлардан да яхшырак татарча сөйләшә, дөрестән дә алар бик бердәм. Шул сыйфатлары өчен мин аларны яратам, хөрмәт итәм. Керәшенме ул, татармы, аңа карамый бит, кешеләре төрле. Үзендә яхшы сыйфатларны туплаган кешеләр бар, нәфрәтләнеп, никтер «сез үз динегезне сатканыгыз» – дип язучы кешеләр бар. Андый аерулар булмасын иде. Бертигез карау кирәктер, минемчә. Диненә, милләтенә карап аеру дөрес түгел. Аралашкан кешеләрең төрле булырга мөмкин бит. Төрлелек баета, матур итә, бердәмлек кирәк, ул бүгенге көндә җитеп бетми безгә.

«Керәшен чибәре»ндә катнашуым мине керәшен сәнгатенә якынайтты. Мин ул конкурс турында очраклы белеп алдым, ул вакытта  ниндидер нәтиҗәләр өмет итмәдем. Анда әзерләнгәндә мин керәшеннәрнең сәнгатен, йола, гореф-гадәтләрен өйрәндем, әтинең авылына кайтып, андагы үзешчән ансамбльләр белән биюләр куеп, сценкалар ясап әзерләндек, бик кызык булды һәм шунда мин керәшен дөньясына тирәнтен чумдым, аны өйрәнергә, яратырга бер сәбәп тә булды бу. Без катнаш гаиләдә үстек, беркайчан да аерып бер дингә өндәү булмады. Безнең үзебезнең иркебезгә тапшырылган иде бу мәсьәлә. Әйтергә кирәк, «Керәшен чибәре»ннән соң мин чынлап торып керәшен җырларын, халык җырларын бик нык ярата башладым, аларны башкару минем рухи халәтемә бик туры килә. Анда ясалмалылык юк, табигыйлек ята, җырны бары менә шулай дөрес итеп кенә башкарырга кирәк дигән әйбер дә юк. Бүгенге көндә репертуарымда керәшен җырлары бар, аны тамашачы да бик җылы кабул итә».

Алинә Давыдова 5 ел «Ямьле» төркеме солисткасы була. Күптән түгел, ул социаль челтәрләрдә ямьле биш елым өчен рәхмәт, мин «Ямьле»дән китәм дигән игълан белән чыга. «Ямьле» төркеме миңа кадәр инде 5 ел эшләгән коллектив иде. Бу чорда, әлеге төркемдә эшли башлау минем өчен зур баскыч, зур ирешү иде. 5 ел буена күп тәҗрибә тупланды, кайларда гына чыгыш ясамадык, нинди генә сәхнәләргә күтәрелмәдек, күп сәяхәт иттек, президент дәрәҗәсендәге мәртәбәле чараларда чыгыш ясарга туры килде. «Ямьле»дә эшләгән чорда мин артист булуның бөтен нечкәлекләрен ачтым, сәхнәдә нинди һәм ничек булырга кирәклекне, иҗат ягыннан да, бизнес ягыннан да бөтенесенә өйрәндем. Боларның барысы өчен мин бик рәхмәтле. Бик танылган группа, бүгенге көндә эстрадада төркемнәр арасында беренче рәтләрдә торучы. Шуны әйтә алам, мин эшләгән биш ел эчендә төркемнең тагын да үсешенә, танылуына, уңышка ирешүенә мин дә үз өлешемне керттем дип саныйм. «Ник китәсең?» дигән сорауга мин үзем дә озак җавап эзләдем. Һәрбер кеше тормышка билгеле бер вакытка килә, үз миссиясен үти дә китә. Минем китүем аларга да, миңа да бик зур стресс булды, ләкин үсеш стрессыз була алмый. Соңга елларда «Ямьле»дә эшләгәндә үземнең артист буларак җитлеккәнемне аңладым. Миңа инде төркем кысаларында гына иҗат итү җитми башлады, коллектив эчендә кысан иде. Төркемдәшләрең белән бер фикердә, бер теләктә булмау, тора-бара энергетикаларыбыз туры килмәү, капма-каршылыклар тудыра башлады. Күңел халәтең бертөрле булып, тышкы халәтең белән икенче булырга тырышу бик авыр. Эшләгән эшем рәхәтлек китерми башлады, ә мин акча өчен генә эшли торган кеше түгел. Болар барысы да тормышымның яңа этабын башларга этәрде. Бүгенге көндә мин үземнең сольный карьерамны төзим. Әлбәттә, куркыта, күп көч, кыюлык сорый торган адым, ләкин артка юл юк, вакыт барганын, яшь барганын да уйларга кирәк, хыял дигән әйберне дә таптарга ярамый икәнен мин бик анык аңлыйм. Язмыш әзерләгән юллар аша узмыйча бүгенге халәткә, уй-фикерләргә килеп булмый, һәрнәрсә үз вакыты белән килә. Димәк, Аллаһ Тәгалә миңа шундый юл әзерләгән. Ул мине ярата, һәм кирәкле юлларыннан гына йөртә. Аны башта аңламыйсың икән, нәрсәнедер белмичә, тоймыйча икенче этапка ирешеп булмый. Аллаһ Тәгаләнең планнары синекеннән яхшырак дип юкка гына әйтмиләр шул».

Алинә Давыдова быелгы яңа ел тамашасында Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Ялгышма» җырын “Егетләр” инструменталь ансамбеленә кушылып, чыгыш ясаячак. Бүгенге көндә бу җырны барлык музыкаль мәйданнарда ишетергә мөмкин, ә социаль челтәрләрдә бу җырның сниппеты тәкъдим ителде. «Егетләр» интрументаль ансамбле белән берлектә эшли башладым. Алар белән хезмәттәшлек шундый тиз башланып китте. Әгәр дә син дөрес юлда икән, тормышыңда сиңа үзеннән-үзе юллар ачылып бара, бу шуңа бер дәлил булды. Миңа музыкантлар кирәк дип уйлап кына бетердем, алар үзләре безне таптылар. «Егетләр» төркеме 1 ел элек бер-берсен табып оешкан булганнар. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр бит әле, алар менә шундый чын егетләр. Алар музыкантлар түгел, башка профессия кешеләре булсалар да егетләрдә табигатьтән бирелгән музыканы тою, аны ярату сәләтләре булу шушы группа оешуга китергәндер дә инде. Менә хәзер «Егетләр» һәм «Алинә Давыдова» проектлары кушылды һәм үзебезнең уртак автор музыкасын иҗат итәбез. Беренче халыкка тәкъдим иткән җырыбыз «Ялгышу» җыры, Фирзәр Мортазин көе, Динә Камалетдинова сүзләренә язылган. Халык бу җырны яңа форматта кабул итте. Планнарыбыз зур, «Егетләр» белән берлектә яңа юнәлеш алып, эшләп карыйсы килә. Миңа бу формат бик ошый, иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләребез бар, шартлар тудырылган. Озакламый халыкка яңа төрле, безнең иҗатны башка җырчылардан аерып торучы музыка тәкъдим итәчәкбез.

 

Бүгенге көндә иҗатта кыю адымнар белән бару өчен янәшәмдә ирем бар. Ул да иҗат кешесе – концертлар оештыру белән шөгыльләнә. Ирем минем киңәшчем, ныклы терәгем. Бер-беребезне аңлап яшәү зур бәхет дип саныймЯкыннарымның, яраткан кешемнең исән-сау булулары, алар белән күрешеп тору, аралашу минем өчен энергия чыганагы булып тора».

Автор – Нурисә Гыйльметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк