Ләйсән Утяшева иң әйбәт ябыгу ысулын әйтте
Россиядә иң популяр бию тапшыруының алып баручысы һәм танылган гимнастка үзенең аккаунтында җанатарларына үзенең әйбәт фигурасы серен чиште. Атказанган спорт мастеры әйтүенчә, катлаулы диеталарда да,...
Россиядә иң популяр бию тапшыруының алып баручысы һәм танылган гимнастка үзенең аккаунтында җанатарларына үзенең әйбәт фигурасы серен чиште. Атказанган спорт мастеры әйтүенчә, катлаулы диеталарда да, үзеңне спортзалда пресс ясап интектерүдән дә үтемлерәк ысул бар икән.
Ике бала анасы булуына карамастан, былтыр гимнастка остасы язылучыларны берничә фотосы белән шаккатырган иде инде. Шуңа аңа еш кына киңәш сорап язалар икән. Ул, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди һәм бу турыда хәтта махсус мастер-класслар алып бара. Ләйсән үсмер вакытта үзенең 30 килограмм артык авырлыгы булганнын да сер итеп тотмый.
33 яшьлек гимнастка үзе өчен иң файдалы дип йөгерүне тапкан. Ләйсән фикеренчә, иртәнге якта һәм кич белән 20 минут вакытны шуңа сарыф итсәң, артык авырлык турында онытып була. Әлбәттә, дөрес туклану да зарури. Йөгерү кан йөрешен тизләтә һәм күзәнәкләрне яңарта, шулай итеп сез тиз арада артык калорийларны яндыру гына түгел, ә тагын да матуррак булу өстендә эшлисез.
Ләйсән Утяшева: «Җәй көне урамда, тауларга каршы йөгерәм, ә көз җиткәч йөгерү юлына (беговая дорожка) басам», - дип әйтә.
Киңәше бик гади һәм тикшерелгән ахры... Йөгермичә булмас.
Автор: Зилә Хөснетдинова
Фото: Инстаграм @liasanutiasheva
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк