Ландыш Нигъмәтҗанова татар эстрадасы дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ, дип саный
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Гарипова). Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бүгенге татар эстрадасы дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ, дип саный. Бу фикерне ул "Интертат" электрон газетасына биргә...
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Гарипова). Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бүгенге татар эстрадасы дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ, дип саный. Бу фикерне ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында белдерде.
“Татар эстрадасы төшеп калган, дибез... Әлбәттә, ярдәм булмаса, төшеп кала инде ул. Акча түкмичә генә ниндидер шоу, грандиоз әйбер ясап булмый. Артист шәп чыгыш ясасын өчен, аның йөзе генә түгел, киеме генә түгел, җыры гына түгел, бөтен нәрсәсе кирәк - сәхнә бизәлеше, бию”, - дип саный татар эстрадасы җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова.
“Минем аңлавымча, әгәр дә дәүләт татар эстрадасын үстерүгә көч куя икән, артист өчен җиңел була”, - дип, дәүләт тарафыннан ярдәм кирәклеген билгеләп узды җырчы. Мәдәният министрының эстараданы күзәтеп тору өчен махсус шура булдыру тәкъдименә: “Минем фикерем - әлбәттә, кирәк әйбер” - дип килешә җырчы.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк