Әлфия Авзалова Актаныш музеена үзе биргән экспонатларга башка музейлар кызыга
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова үз куллары белән Актаныштагы Туган якны өйрәнү дәүләт музеена тапшырган документларына башка музейлар да...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова үз куллары белән Актаныштагы Туган якны өйрәнү дәүләт музеена тапшырган документларына башка музейлар да кызыга башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Актаныш музее директоры Мирсил Әһлетдинов әйтте.
Билгеле булганча, Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Әлфия Авзалованың бөтен дәүләт бүләкләре, документлары, егермегә якын концерт костюмы – барлыгы 120 берәмлек экспонат Актаныштагы Туган якны өйрәнү дәүләт музеенда саклана.
“Аларны безгә исән чагында – 2005 елларда ук Әлфия Авзалова үзе тапшырып калдырды. Хәзер шуны бездән алу буенча эш алып баралар, Әлфия апа вафат булгач исләренә төште. Әмма безнең аларны беркемгә дә бирәсебез килми, - диде Мирсил Әһлетдинов. – Аны бит Әлфия апа үз күңеле кушканга, үз туган ягы музее дип үз куллары белән тапшырган бит инде. Шул тапшырган чактагы фоторәсемнәре бар”.
Актаныштагы Туган якны өйрәнү музее район үзәгендә өч катлы бинада урнашкан. Музей фонды – 16 мең экспонат. Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музей-йорты – Актаныш музееның филиалы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк