Логотип
Хәбәрләр

“Әлиф”челәр Казанда татар иҗади яшьләренә эксперименталь сәхнә булмау проблемасын күтәрә

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф”челәр Казанда татар иҗади яшьләренә эксперименталь сәхнә булмау проблемасын күтәрә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф”...

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф”челәр Казанда татар иҗади яшьләренә эксперименталь сәхнә булмау проблемасын күтәрә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф” спектаклен әзерләүче иҗат төркеме белән үткән матбугат конференциясендә катнашучылар әйтте.

Казан эксперименталь проектларга әзер – “Әлиф” хореографик спектакленең өч номинациядә “Алтын битлек”кә тәкъдим ителеп, Нурбәк Батулланың “Алтын битлек” лауреаты булуы шуны күрсәтә, дип әйтте матбугат чарасында катнашучылар.

Проектның идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм спектакльнең биючесе, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батуллин бүгенге матбугат конференциясендә катнашты.

“Бу җиңү безнең Казаныбызның эксперименталь формаларга әзер булуын күрсәтте. Казанда мондый спектакльләр өчен урын юклыгын сизәбез. Музыкаль булсынмы, драмамы, перфомансмы... иң элек “Без моны кая күрсәтәбез?” дигән сорау туа. Иҗат кешесе бу турыда уйларга тиеш түгел. Бу җиңү “Без мондый эшләргә әзер”, дигән сигнал булсын. Заманча эксперименталь проектлар үсешенә ярдәм итсә, бу җиңү үз миссиясен үтәгән булыр иде”, - ди композитор Эльмир Низамов.

“Казанда рус яшьләренә экспериментлар ясар өчен мәйданнар бар. “Угол”, “Арт-Хаб”, “Театр на Булаке”, “Акт”, көзгә тагын бер мәйдан ачылырга мөмкин. Ә татар креатив яшьләре өчен анды мәйданчык юк, - ди “Әлиф” проектының идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов. – Алда саналган пространстволарга кайдадыр дәүләт булыша, кайдадыр шәхси иганәчеләр. Ә без дәүләттән дә, иганәчеләрдән дә тулы ярдәм күрмибез. Ниндидер урыныбыз булса, яхшы булыр иде”.

“Безнең спектакльне заманча биюләр хореографы Саша Исаков карады. Ул эшебезне югары бәяләп: “Сезне бик катлаулы номинациядә бәяләделәр, диде. Казанның җитди проектларга әзер булуын күрәм диде. Без алга таба да эшләргә әзер”, - диде проектның хореографы Марсель Нуриев.

“Әлиф” проекты авторлары тагын ике проект өстендә эшлиләр. “Шамаил” спектакленеңпремьерасы 13 майга билгеләнгән. Яңа проектта Нурбәк Батулла – хореограф, сәхнәдә Марсель Нуриев бии.

Мәгълүмат өчен. 15 апрель көнне “Алтын битлек” милли театр премиясе тантанасында Нурбәк Батуллага Заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” тапшырылды. “Әлиф” хореографик спектакле өч номинациядә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

"Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк