Логотип
Хәбәрләр

“Әлиф” иҗат берләшмәсе яшьләренең икенче эшен Мәскәү финанслый

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф”че иҗат төркеменең икенче эше – "Шамаил" спектакле 13 май көнне “Московский” мәдәният үзәгендә булачак. Бу хакта иҗат төркеме үзе хәбәр ит...

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Әлиф”че иҗат төркеменең икенче эше – "Шамаил" спектакле 13 май көнне “Московский” мәдәният үзәгендә булачак. Бу хакта иҗат төркеме үзе хәбәр итте. Спектакль Россия Президенты грантлары фондыннан финанслана.

Искәртеп үтәбез, "Шамаил" спектакле режиссёр Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, артист Нурбәк Батулла белән хореограф Марсель Нуриев катнашындагы иҗат төркеменең җимеше "Әлиф" бию-тамашасыннан кала икенче иҗат эше булып тора. Ләкин бу юлы артист белән хореограф урыннарын алмаша. Нурбәк Батулла белән Марсель Нуриев берләшмәсенә иҗат эшен җитәкләүче булып, Анна Гарәфиева һәм музыкант Мубай килеп кушылган. Музыкаль бизәлеш буенча Ильяс Гафаров җаваплы.

“Тамаша рәссам, Тукай премиясе лауреаты Владимир Поповның бер иҗат эшенә нигезләнгән. Иҗат берләшмәсе шуны максат итеп алды”, - ди оештыручылар. Ягъни, спектакль хореография белән рәсем сәнгатен кушырга омтыла. Биюче төрле хәрәкәтләр белән киндергә һәм буяуларга орынып, сәнгать әсәре барлыкка китерә.

Спектакль 1 сәгать 20 минут бара. Ул 16+ дип билгеләнгән. Проектның махсус сайты да бар - http://shamail.fci-sreda.ru/.

Мәгълүмат өчен, иҗат төркеменең беренче эше булган “Әлиф” спектакле биючесе Нурбәк Батулла “Алтын битлек” милли тетар премиясе лауераты булды. Җиңүчеләр белән беренче матбугат конференциясе “Татар-информ”да оештырылды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк