Лилия Муллагалиева белән булган кызыклы хәл
Лилия Муллагалиеваның «Мин» китабының презентациясендә җыр текстлары авторы Эльвира Сафина кызыклы гына хәл сөйләп китте. Аларның бергә иҗат итүләре «Без бит авыл кызлары» җырыннан башланган, ләкин аң...
Лилия Муллагалиеваның «Мин» китабының презентациясендә җыр текстлары авторы Эльвира Сафина кызыклы гына хәл сөйләп китте. Аларның бергә иҗат итүләре «Без бит авыл кызлары» җырыннан башланган, ләкин аңа кадәр үк ул Лилиягә бер җырын биргән булган. Ул «Әниләр бәхете» дип атала. Автор бу текстны башта башка җырчыларга бирергә уйлаган, ләкин язмыш аны Лилия Муллагалиевага илтеп җиткергән. Беренче вариантында бу җыр ике куплетлы булган икән, Лилия: «Мин бит инде ике куплет кына җырлый алмыйм», ‒ дип, тагы берне өстәргә кушкан, бу нәкъ тә Лилиянең өченче баласы туган вакытка туры килә, яз көне булганга күрә, җырның да өченче куплеты яз белән бәйле. Хәзер бит инде белүебезчә Лилия дүртенче баласын көтә, ул Эльвира Сафинага тагы бер куплет өстә инде, бу балабызны кыш көне туар дип көтәбез, кыш та булсын инде бу җырда, дип, дүртенче куплет дөнья күрә.
Лилия Муллагалиева бу җырын беренче тапкыр үзенең булачак концертында башкарачак.
Эльвира Сафина: «Мин бу җырны үзем әни булгач, ике баламны кочаклап утырганда иҗат иттем», ‒ ди.
Уң ягымда кыз балам,
Сул ягымда ул балам.
Бәгырь кисәккәйләремнең
Бәхетле киләчәкләрен
Күрергә язсын Ходам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк