Лилия Муллагалиева үзенең машинасын бәреп качкан кешенең кем икәнлеген белгән
Лилия Муллагалиева үзенең машинасын бәреп качкан кешенең кем икәнлеген белгән, әмма ул хәзер качып йөри ди Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Лилия Муллагалиева Яңа ел алдыннан күңелсез х...
Лилия Муллагалиева үзенең машинасын бәреп качкан кешенең кем икәнлеген белгән, әмма ул хәзер качып йөри ди
Татарстанның атказанган артисты, популяр җырчы Лилия Муллагалиева Яңа ел алдыннан күңелсез хәлгә очраган иде. Юлда машинасын бәргәннәр. Авариягә эләккән икенче як машина йөртүчесе юл һәлакәте булган урыннан качкан.
Бу турыда “Матбугат.ру” күптән түгел язган иде.
Казанның Су спорт төрләре сарае янындагы Лилиянең ак төстәге TOYOTA RAV4 машинасына арттан килеп бәрәләр.
Ул вакытта хәлне Лилия болай дип сөйләде:
- Боҗралы чатка кергәндә арттан бер машина килеп бәрде. Мин чыктым, ул да чыкты, әле машинасын да сыпыргалады. Мин кечкенә бала белән идем. Бәрелүдән ул уянды. Мин аны тынычландырырга дип машинама кереп киткән идем, теге машина качкан. Аннары куып та карадым, куып җитә алмадым.
Менә бүген Лилия Муллагалиева кабат “Матбугат.ру” редакциясенә шалтыратты:
- Теге кешенең машина номерын да, телефон номерын да, фотографияләрен дә таптык. Әмма ул бездән качып йөри. Барысын да ГАИга хәбәр иттек, хәзер алардан эш көтәбез. Машинасын розыскка бирделәр дип беләм. Җизнәсе белән дә сөйләштем. “Ул шундый малай инде, беркемнең сүзен тыңламый. Авылга кайткач сораган идем, машинаңны кайда бәрдең дип. Әй, пустяк, ерунда дип кенә әйтте”, - диде җизнәсе. Штрафлары да күп ди. Ул хәзер лишениега бара бит инде.
Лилия ул кешегә язып та караган, авариянең видеоларын да җибәргән, әмма җавап юк.
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары хокук бозучыны табырлармы – алга таба күрербез.
Чыганак: matbugat.ru
Аварияне Лилия Муллагалиева машинасындагы видеорегистратор төшергән:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк