Лилия Муллагалиеваның олы уллары Данил чак үлемнән калган
Узган көнне Лилия Муллагалиева әни булганына төгәл 18 ел булган икән. Җырчы үлемнән калган улы хакында язган.
Узган көнне Лилия Муллагалиева әни булганына төгәл 18 ел булган икән. Шул уңайдан җырчы үлемнән калган улы Данил хакында язган.
«Кичәгедәй хәтердә, барлык кичерешләр, сөенечләр, күз яшьләре... Әйе, күз яшьләре сөенечтән дә, көенечтән дә...
14 сәгать чирләү һәм табибларның салкын карашлары аркасында әздән генә сине югалта яздым, улым. Бү кичерешләрне мәңге онытылырлык түгел.
Инде үземнең дә күз аллары караңгыланып, аңны җуяр дәрәҗәдә, көчкә тартып, сузып, өстемә атланып сине таптырдылар... Инде котылдым, ниһаять тудырдым дип җиңел сулап куймакчы идем, юк, баланың суламавы, үпкәсе тулы су икәне, бик каты һавасызлыктан интеккәне ачыкланды.
Ул көнне бәби табучылар күп булды. Алар арасында җиңел генә туучы сабыйлар да һәм минем Данилым кебек интегеп, тумас борын, дөнья белән хушлаша язганнары да бар иде. Эссе җәй көне, бала табу йорты профилактик чараларга ябылырга тора. Бер-бер артлы конвейер кебек бәби көтүче әниләрне таптыралар. Махсус тулгак ясый торган дарулар, системалар аша берничә көн, атна алдан таптыралар.
Әле дә истә, груша башлы, кап-кара төстәге җан кисәген болгап-болгап тордылар да, тиз генә алып та киттеләр. Менә шулай улымны күрмичә дә, кочаклый алмыйча да калдым. Үзем авыл кызы булганлыктан күрәсең, ярылып, күз тамырлары шартлап, тагын әллә ниләр эшләп бетсәм дә, тиз аякка бастым, рәтләнә башладым. Сөтем дә күп булып төште. Ләкин ашатырга баламны гына бирмәделәр, ул үзе сулый алмый, пневмония, һәм башка күп төрле диагнозларны санап киттеләр.
Шулай ике көннән соң махсус тын алу җайланмасына тоташтырылган, бар җиренә система, тагын әллә ниләр куелган улымны, ашыгыч ярдәм машинасы белән реанимация бүлегеннән беренче балалар хастаханәсенә алып киттеләр. Мин күз яшьләремә тыгылып, өзгәләнеп, үкси-үкси елап, күкрәкләрем шартлар дәрәҗәдә утырып калдым.
Ә бит бер нәрсә дә эшләп булмый, бар белгәннәрне укып, Ходайдан ялварып догалар укудан кала берничек тә балама ярдәм итә алмый идем...
5 көн дигәндә мине чыгардылар. Бала табу йортыннан баласыз чыгудан да олы кайгы юк. Моны кичерергә язмасын. Ярый әле мине улымның исән булуы бераз өмет бирә иде, тиз генә җыенып туп-туры хастаханәгә юл тоттык...» – дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк