Лилия Сәләхетдинова: «Баланың сау-сәламәт булуы бәхет түгел мени инде»
Февраль аенда үзенчәлекле шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың әни булырга әзерләнүе җәмәгатьчелекне шаккаттырды.
Февраль аенда үзенчәлекле шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың әни булырга әзерләнүе җәмәгатьчелекне шаккаттырды.
Лилия бүгенге көндә үзен ничек хис итүе турында язып чыкты.
«Ниһаять, безне консилиумнар куркыткан вакытлар артта калды. Алар безгә йөклелекне өзәргә куштылар. Хәзерге вакытта мин ашыгыч ярдәм машинасында Мәскәүгә барам. Без тормыш иптәшем белән авыр юл сайлаганыбызны аңлыйм, җиңелен сайлаган да булмады инде. Иремнең мине тормыш иптәше итеп сайлавы да моңа дәлил булып тора. Без тәвәкәлләдек. Бүгенге көндә баланың сау-сәламәт булуы бәхет түгел мени инде. Озакламый без нарасыебыз белән танышачакбыз, әти-әни булу бәхетен татыячакбыз. Безнең өчен изге телкәтә булсагыз иде», дип яза ул.
Исән-сау булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк