Әлмәт театрының "Кибет" спектаклен Мәскәү театр белгечләре югары бәяләде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 22 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры ике көн рәттән Мәскәүдә күрсәткән "Кибет" спектаклен танылган театр белгече Анна Степанова югары бәяләгән. "Казах хатынының үз ватан...
(Казан, 22 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры ике көн рәттән Мәскәүдә күрсәткән "Кибет" спектаклен танылган театр белгече Анна Степанова югары бәяләгән.
"Казах хатынының үз ватандашлары өчен кибет эчендә концлагерь оештыруы турындагы вакыйга Шахов куйган спектакльдө шәрыкъ эстетикасын алган. Ике актриса - Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллинаның дуэты искиткеч. Аларның спектакльдән бер үк газапны кичергән ике кеше кебек кочаклашулары да тәэсир итә", - дип яза ул.
Анна Степанова режиссерның азактан актрисаны ямьсез эчке киемнәрдән чишендерүен генә тәнкыйтьли. "Җитмәсә тәнен сызгалап та бетергән, - ди ул. "Әмма бу спектакльнең бердәнбер кимчелеге", - дип өстәп куя театр белгече.
Спектакльнең геройлары икәү - кибет хуҗасы һәм аның колына өверелгән сатучы кыз. Азактан скинхкдлвр килеп кибет хуҗасын үтерәләр". "Мин спектакльнең азагына кадәр бу көчле рухлы кыз хуҗасын үтерер һәм кибетне яндырыр дип уйладым", - дип яза Анна Степанова.
Әлмәт театры казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган спектакль дүрт номинация буенча "Алтын битлек" номинанты булды. Кичә спектакль Мәскәүнең Милләтләр театры сәхнәсендә күрсәтелде. Ә аннан алдагы көнне "Кече шәһәр театрлары" бөтенроссия фестиваленең 2017 елгы лауреаты буларак күрсәтелде.
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева спектакльнең тамашачы тарафыннан яхшы кабул ителүен, театр белгечлеренең югары фикердә булуын билгеләп узды.
Бүген артистлар Казанга кайтырга чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк