Ләйлә Дәүләтова ДТПга эләккән
Ләйлә Дәүләтовага җомга көн Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде. Моның алдыннан шагыйрә белән күңелсез хәл килеп чыккан.
Ләйлә Дәүләтовага җомга көн Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде. Моның алдыннан шагыйрә белән күңелсез хәл килеп чыккан.
«Җомга иртәсендә Кремльгә барасымны белә идем. Пәнҗешәмбе көнне йөрәгем тынычсыз булды. Ниндидер начар әйбер алдыннан гел шулай тынгысызлана ул. Аптырадым. Башка әллә нинди вариантлар килеп китте...
Берничә сәгатьтән минем машинаны бәрдерделәр. Бик көчле ДТП булды. Мин күптән рульдә һәм машинаны ир-атлардан да яхшырак йөртәм дип уйлый идем.
Ләкин Бисмилла әйтергә онытканмын, күрәсең...
Кайвакыт вакыйгалар синнән тормый икән. 1 секундта бөтен тормыш үзгәрә ала.
Чәч ясатып, матурланып, киемнәрне барлап, рәхәтләнеп әзерләнәсе урында мин ГАИ чакыртып, эвакуатор юллап, мәш килеп, 6-7 сәгать вакытны әрәм итеп, кичке 21.00 дә өйгә кайтып егылдым.
Бер кемгә дә әйтмәдем. Сиздермәдем. Сөйлисем дә, аңлатасым да килми. Мондый хәлдә калган кешеләр аңлыйдыр.
Кайгыдан елар идем, иртән Кремльдә матур исем аласы бар. Шатлыктан көлер идем, каршыда күпме чыгым, күпме мәшәкать.
Кремльгә бераз соңарып килдем. Барысы да төш кебек узды. Беркем берни сизмәде.
Елмаеп торган йөз – ул бу кешене бер кайгысы да юк дигән сүз түгел. Ул - бу кеше көчле дигән сүз», – дип язган Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдә.
Әле ярый үзе исән-сау, зыян килмәгән! Юлларда сез дә сак йөрегез!
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк