Мәдәният хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
18 нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Безнең татар халкы кунакка буш кул белән йөрмәгән. Менә без дә балалар хозурына 1-2 класс укучылары катн...
18 нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Безнең татар халкы кунакка буш кул белән йөрмәгән. Менә без дә балалар хозурына 1-2 класс укучылары катнашында әзерләгән «Шалкан» әкиятенең заманча вариантын тәкъдим иттек. Әлеге чара әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, әти-әнине, өлкәннәрне ярату, күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, шигырь, җыр-бию аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатыннан чыгып үткәрелде. Иң элек бәйрәмгә янып торган сары күлмәкле, алтын яфраклар белән бизәнгән көз кызы − Сөмбелә килде.Ул балаларга Сөмбелә бәйрәменең көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителү тарихы турында сөйләп үтте. Көз кызы аларны күп кенә әкият китаплары белән таныштырды. Көз турында табышмаклар әйтелде, шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. «Капчыктагы яшелчәне таны» дигән кызыклы уенны да балалар бик яратып уйнадылар. Соңыннан балалар «Шалкан» әкиятен зур кызыксыну белән, яратып карадылар. Бу әкиятне караганнан соң, балалар белән фикер алыштык. Кеше дуслар белән көчле дигән нәтиҗә чыгарылды, бер ялгызың гына бер нәрсәгә дә ирешеп булмаганлыгын балалар үз күзләре белән күрделәр. Димәк, бердәм һәм дус булганда гына тырышлыкның нәтиҗәсен күрергә мөмкин икән.
Автор: Авыл китапханәсе мөдире Сабитова Талия Әгъзәм кызы.
Фото:Сабитова Т.Ә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк