Логотип
Хәбәрләр

Мәдәният министрлыгы ярдәм итәргә әзер, әмма Казанда “Әлиф” спектаклен күрсәтергә сәхнә юк

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министрлыгы ярдәм итәргә әзер, әмма Казанда “Әлиф” спектаклен күрсәтергә сәхнә юк. Татарстан мәдәният министрлыгы “Алтын битлек” театр...

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министрлыгы ярдәм итәргә әзер, әмма Казанда “Әлиф” спектаклен күрсәтергә сәхнә юк. Татарстан мәдәният министрлыгы “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланы җиңүе белән котлаган һәм нинди ярдәм кирәклеге турында белешкән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф” спектаклен әзерләүче иҗат төркеме белән үткән матбугат конференциясендә Нурбәк Батулла хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, Нурбәк Батулланың Казанга кайткан көнендә рәсми котлаулар булмауга социаль челтәрләрдә бик гаҗәпләнгәннәр һәм фикер алышканнар иде.

“Кичә мәдәният министрлыгыннан элемтәгә чыктылар һәм ничек ярдәм итә алабыз дип сорадылар. Дамир Фәттахов беренчеләрдән булып инстаграм аша котлаган иде, кичә шалтыратып котлады һәм ярдәмен тәкъдим итте. Әмма ул тәкъдим иткән сәхнә безгә бик туры килеп бетми”, - диде Нурбәк Батулла.

“Татар-информ” “Әлиф” хореографик спектакленең Азәрбәйҗанга халыкара фестивальгә чакырулы, әмма иҗат төркеменең анда барырга акча таба алмавы турында язган иде. “Оештыручылар бу спектакль белән бик кызыксына, чөнки алфавит алышыну алар башыннан да үткән проблема”, - ди Туфан Имаметдинов. Татарстан Мәдәният министлыгы бу проблема турында белә. Әлегә уңай карар кабул ителүе турында хәбәр юк. Юлга акча табылса, команда Азәрбәйҗанга барырга әзер.

Әлеге сөйләшү “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Әлиф” спектаклен әзерләүче иҗат төркеме белән үткән матбугат конференциясендә булды. Анда проектның идея авторы һәм режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов һәм спектакльнең биючесе, “Алтын битлек” лауреаты Нурбәк Батуллин катнашты.

Матбугат конференциясендә катнашкан иҗат төркеме бу җиңүнең әлеге проект өчен трамплин буласына ышана. “Безнең планнарыбыз зур. Шул исәптән, гастрольләр буенча да. каядыр безне көтәләр, ә безнең билетка акчабыз юк, безнең гонорар түләргә акчабыз юк. Бу яктан ярдәм булыр дип өметләнәбез, - ди композитор Эльмир Низамов.

Мәгълүмат өчен. 15 апрель көнне “Алтын битлек” милли театр премиясе тантанасында Нурбәк Батуллага Заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” тапшырылды. “Әлиф” хореографик спектакле өч номинациядә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла.

"Әлиф" хореографик спектакленең идея авторы, режиссеры – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы - Марсель Нуриев, композиторы - Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә – ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен – ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерәләр.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк