Мәгарифне заманчалаштыру проектын тәкъдим итеп, уку йортлары 1 миллион грант ота алачак
2018 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» гранты булдырылды. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә. Төбәк инноваци...
2018 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» гранты булдырылды. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә.
Төбәк инновацион грант алуга сайлау бәйгесендә ике төр мәйданчык катнаша:
- педагогика юнәлешендә югары, һөнәри, өстәмә һөнәри белем бирү – фәнни консультантлар программалары буенча белем бирү эшчәнлеген алып баручы дәүләт белем бирү оешмалары;
- мәктәпкәчә, гомуми, балаларга өстәмә белем бирү, фәнни консультант һәм апробация мәйданчыклары белән берлектә эшләүче дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмалары.
Сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен riprt.ru электрон мәйданчыгында 129 гариза тапшырылган. 15-25 июньдә республика экспертлар советы читтән торып үткәрелгән этапта эшләргә экспертиза үткәргән.
Киләсе этап – турыдан-туры катнашу этабы. Биредә катнашучылар Татарстан Республикасында мәгарифнең инновация эшчәнлеген үстерү буенча актуаль юнәлешләргә кагылышлы проектларны яклаячаклар.
- Нигезләмәдә каралганча, «Төбәк инновацион мәйданчыклар булдыру һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча» грантын алу өчен 32 оешма сайлап алыначак. Грантның суммасы - 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк