Җәмәгать транспортында йөрү бәясе 32 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин

Казанның җәмәгать транспорты оешмасы вәкилләре проезд бәясен 7 сумга арттыруны сорый. Хәзерге бәяләр буенча җәмәгать транспортында йөрү 25 сум булса, АТП җитәкчеләре аны 32 сумга кадәр күтәрүне таләп итә. «Әгәр дә бәяләр күтәрелмәсә, автобуслар йөрүдән туктый», – дип хәбәр итә алар «Реальное время» мәгълүмат агентлыгына.
Моның төп сәбәпләре:
- 2015 елда дизель ягулыгының бер литры 32,75 сум булса, бүгенге көндә исә ул АТП оешмаларына 42,80 сумга төшә.
- Россиядә җитештерелгән тәгәрмәч бәяләре соңгы өч ел эчендә 9 меңнән 14 меңгә кадәр арткан. «Иң киме 2 ай саен тәгәрмәчләрне алыштырырга кирәк», – дип сөйләгән 11 һәм 43 маршрутларны тәэмин итүче ООО«Байлык №3» оешмасы җитәкчесе, Дәүләт советы депутаты Руслан Йосыпов.
- Руслан Йосыпов сүзләренчә, җәмәгать транспортына кирәкле запчасть бәяләре дә доллар курсына бәйле үзгәреп тора.
- Шулай ук электрон кошелек һәм социаль түләү ысулларының АТП оешмаларына артык кыйммәткә төшүе искәртелә. Соңгы еллар белән чагыштырганда, «проездной билет» белән кулланучыларның саны бермә-бер арткан.
Бәяләр кышка кадәр күтәрелмәсә, маршрут автобусларының күбесе рейсларга чыга алмаячак, дип хәбәр итә җәмәгать транспорты җитәкчеләре.
Алсу Габдуллина
Фото www.kazan-patp2.ru сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 сентябрь 2023 - 09:42
-
20 сентябрь 2023 - 11:08
-
19 сентябрь 2023 - 13:11
-
18 сентябрь 2023 - 08:52
-
17 сентябрь 2023 - 09:25
-
16 сентябрь 2023 - 09:18
-
15 сентябрь 2023 - 09:13
-
14 сентябрь 2023 - 09:22
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте