Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратк...
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турындагы мәгълүматны үзгәртә ала.
Балалар бакчасын алмаштыру өчен, алдан бирелгән гаризаны онлайн-режимда төзәтергә кирәк. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңарчы ата-аналар, тапшырылган гаризада балаларын йөртергә теләгән бакчаны үзгәртү өчен, мәгариф идарәсенең район бүлегенә үзләре килергә тиеш иде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен үзгәртү ихтыяҗы гадәттә башка шәһәргә күченеп киткәндә яки бакчада буш урыннар булмаган очракта туа.
«Хәзер исә моны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының «Балалар бакчалары» бүлегендә «Алдан тапшырылган гаризада балалар бакчасын үзгәртү» сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Электрон гаризада мәктәпкәчә учреждениене алыштыргач, моннан алдагы балалар бакчасындагы чираттагы урын юкка чыгарыла», - диелә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Ата-аналар балалар бакчасын алыштыру сервисыннан елына бер тапкырдан да артыграк файдалана алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк