Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Балтач районы Борбаш авылында үткән Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе батыры булып Көектән Айзат Гәрәев танылды. Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды. Ветеран көрәшчеләр арасын...
Балтач районы Борбаш авылында үткән Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе батыры булып Көектән Айзат Гәрәев танылды. Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.
Ветеран көрәшчеләр арасында тәкәне РСФСРның спорт мастеры Борбаштан Рафис Шәрифуллин алды.
Җиңүчеләр исемлеге:
36 килограмм категориясендә:
1 урын – Линар Әүһәдиев (Алан, Балтач);
2 урын – Нияз Әскәров (Арбор, Балтач);
3 урын – Фәнзил Кәбиров (Арбор, Балтач).
50 килограмм категориясендә:
1 урын – Инсаф Габдрахманов (Саба районы);
2 урын – Раил Вәлиев (Казан, “АК Барс”);
3 урын – Кәрим Ногъманов (Әтнә районы).
65 килограмм категориясендә:
1 урын – Айзат Гәрәев (Көек, Балтач);
2 урын – Инсаф Кәримуллин (Кукмара районы);
3 урын – Илгиз Галимов (Кукмара районы).
75 килограмм категориясендә:
1 урын – Данил Хәйриев (Яр Чаллы);
2 урын – Айнур Галимҗанов (Кукмара районы);
3 урын – Эмиль Мавлин (Теләче районы).
75 килограммнан югарыраклар:
1 урын – Булат Кәримуллин (Кукмара районы);
2 урын – Илсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач);
3 урын – Инсаф Рәфыйков (Янгул, Балтач).
Беренче урын алганнарга бүләк – термопод һәм конвертта 7 мең сум акча тапшырылды.
Скутер иясен үз авырлыкларында җиңүне яулаган көрәшче егетләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләделәр. Биш җиңүче, үз исемнәрен язып, түбәтәйгә салдылар. Чит бер кеше скутер иясенең исемен түбәтәйдән тартып чыгарды. Бәхет эше белән скутер иясе исеме билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк