Мәскәүдә "Рубин" һәм "Динамо" уены голсыз тигез исәп белән тәмамланды
Казан командасының гол кертергә бар мөмкинлеге булса да, каршы капкага бер туп та кертә алмадылар. (Мәскәү, 30 апрель, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанның “Рубин” футбол клубы Мәскәүдә “Динам...
Казан командасының гол кертергә бар мөмкинлеге булса да, каршы капкага бер туп та кертә алмадылар.
(Мәскәү, 30 апрель, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанның “Рубин” футбол клубы Мәскәүдә “Динамо”ны җиңә алмады - Россия чемпионатының 28нче туры матчы голсыз – 0:0 исәбе белән төгәлләнде. Кунаклар инициативаны үз кулларына алсалар да, Корбан Бердыев уенчылары тупны капкага кертә алмады.
Чемпионат ахырында рубинлылар да, динамолылар да артык күпкә дәгъва итә алмыйлар – ике команда да тунир таблицасының беренче бишлегеннән ерак. Ләкин, шулай да, турнирда командалар арасында сизелерек аерма бар: казанлылар чемпионатны уйнап бетерә ала, ә шул ук вакытта Дмитрий Хохлов уенчыларына Премьер-лигада үз урыннарын сакларга кирәк. Ахырга кадәр өч турда “Динамо” күчмә матчлар зонасыннан бары тик ике очко ераклыкта тора, шуңа күрә мәскәүлеләргә алдагы очрашуларда, ким дигәндә, җиңелмәскә кирәк.
Шуның белән тәмам – “зәңгәрле-аклылар” һәм “рубинлылар” очколарны бүлеште, ә “Динамо” үз трибуналарын соңгы матчта сөендерә алмады.
Футбол. РОССГОССТРАХ 2017/2018 сезонының Россия Чемпионаты. 28 нче тур.
«Динамо» (Мәскәү) — «Рубин» (Казан) — 0:0 (0:0)
Голлар: юк.
Сары карточкалар: Рауш (26′), Марков (56′) — Кузьмин (17′), Попов (35′), Подберезкин (58′)
«Динамо»: Шунин, Рауш, Хольмен, Рыков (Панченко, 61′), Шунич, Козлов, Соснин, Теттех,
Черных (Темников, 59′), Ташаев, Луценко (Марков, 45′).
«Рубин»: Джанаев, Кудряшов, Гранат, Навас, Камболов, Кузьмин, Нобоа, Коновалов (Могилевец, 61′), Подберезкин (Жемалетдинов, 77′), Попов, Азмун.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк